Күргәзмәне оештырган “Баб-е Аләм” оешмасы чара өчен бу җирне юкка гына сайламады – шәһәрнең туристик мәркәзе булган Султанәхмәт мәйданыннан көн саен дистәләгән мең турист уза.
Шул дистәләгән мең туристның һәм Истанбул халкының өч көн буена дәвам иткән үзенчәлекле Кырым һәм Татарстан күргәзмәсен дә карау мөмкинлеге булды.
Күргәзмәдә катнашкан һәрбер ил вәкилләре үзләренең стендларын кордылар. Үз күргәзмәсен бергәләп оештырган Татарстан һәм Кырым татарлары милли киемнәр, ризыклар, көнкүреш кораллар, өй бизәкләрен тәкъдим иттеләр. Кызыксынучы туристларга студентлар татар тарихы, теле, мәдәнияте турында тәфсилләп сөйләделәр.
Русиянең аерым стенды куелмаса да, аның бик күп төбәкләреннән, аеруча Чечня, Дагыстан, Ингушетия кебек мөселман республикаларыннан килгән студентлар үз күргәзмәлерен оештырдылар.
Күргәзмәне сәяси максатта да кулландылар
Кайбер катнашучылар чараны сәяси максатларда кулланып калырга тырышты. Мисал өчен, сүрияле студентлар мәдәни күргәзмәне Сүрия президенты Бәшәр Әсәдкә каршылык белдерү җыенына әйләндерделәр.
Тиздән ачылачак мөселман иҗтимагый челтәре Salamworld та күргәзмәдә үз стендын корып, теләүчеләрне алдан ук сайтка теркәде, бүләкләр таратты.
Програмда шулай ук милли җырлар һәм биюләр күрсәтү дә кергән иде. Мәйдан янында урнашкан ачык һава сәхнәсендә төрле илләрдән килгән укучылар үз мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырды.
Әлеге күргәзмәне Истанбулда урнашкан һәм бирегә укырга килгән студентларга төрле ярдәм күрсәткән “Баб-е Аләм” оешмасы уздырды. Оешмага күп кенә татар студентлары да теркәлгән. Анда алар Төркиядә уку һәм яшәү турында кирәкле мәгълүмат ала, үз ватаннарын таныткан мәдәни чаралар оештыра, туристик сәфәрләрдә катнаша.