Чехиянең "Респект" журналы дүшәмбедә шундый сүзләр белән бер мәкалә бастырды. Ул "Нефть белән үч алу" дип атала.
Русия телевидениясенең "Вести" програмына Татарстан президенты хакимияттә 2012 елга кадәр калырга теләвенә ишарә итте.
Радар килешүе имзалануга Чехиягә Русиядән нефть кууны киметү артында Татарстан һәм Башкортстан ширкәтьләре торуы ачыкланды.
Парламент сайлавыннан соң башланып киткән урам чуалышлары Уланбатырда гәдәттән тыш хәл кертүгә китерде. Ярсыган халык анда хакимияттәге партиянең баш идарәсенә ут төртте, бәрелешләрдә 5 кеше һәлак булды.
Ханты-Манси шәһәрендә фин-угыр халыкларының V дөнья конгрессында сәяси очкыннар да чәчрәп алды.
Русия башкаласындагы татар милли хәрәкәте вәкилләре баш прокуратура бинасы каршында пикет үткәрде.
Шәймиевнең төбәк җитәкчеләрен сайлауны кайтару кирәклеге турындагы белдерүе Русиянең югары җитәкчеләре ягыннан әлегә игътибарсыз калган иде.
Русиянең "Гадел Русия" партиясе Украинадагы Мәскәү яклы бер оешма вәкилләре белән бергә "урыс таныклыгын" булдыру мәсьәләсен тикшерә.
Дүшәмбедә Кушма Штатларның саклану министры Роберт Гатес, Русия үзенең атом куәтен янә арттыра башлады, шул сәбәпле Америка да көчен ныгытырга тиеш, дип белдерде.
Израильдә әйткән сүзләре өчен демократлар президент Бушны утлы табага бастырмакчы. Бер чыгышында ул демократ нәмзәт Обаманы нацизмны очындыручыларга тиңләгән ишарә ясады.
Русиянең чираттагы хөкүмәтен төзү әллә ни зур яңалыклар китермәде - күп кенә министрлар үз урыннарын саклап кала алды. Рәсми хакимият шулай итеп элекке сәясәтнең "дәвамлылыгын" күрсәтергә теләде. Әмма бер үзгәреш анда игътибарны шунда ук җәлеп итте.
Сербиядәге парламент сайлау нәтиҗәсе күпләрнең Eвропа белән булуны яклавын күрсәтсә дә, партияләр өчен ифрат та катлаулы вәзгыять тудырды - хөкүмәт кору өчен килешә алмаслык партияләрнең үзара килешүе кирәк.
АКШ президенты Буш 5 көнлек сәфәр белән Якын Көнчыгышка китә. Израильнең 60 еллыгын билгеләүдә катнашканнан соң ул Сөгуд Гарәбстанына һәм Мысырга юл тота.
Сербиядәге парламент сайлавында көнбатыш яклы фиркаләр коалициясе иң күп тавыш җыйды. Милләтчеләр дә үзләренә хөкүмәт төзү мөмкинлеге бирелергә тиешлеген белдерә.
Җиңү бәйрәмен Русия быел да зур хәрби парад белән билгеләде. Советлар берлеге таркалганнан бирле беренче мәртәбә анда бу юлы авыр кораллар да күрсәтелде.
Мәскәү кирмәнендә узган купшы тантанада илнең яңа президенты итеп Дмитрий Медведев игълан ителде. Аның ант китерү чыгышы элекке президентлар - Ельцин һәм Путиннекеннән аерылдымы?
Күп кенә халыкның мәхәббәтен яулаган Владимир Путин президентлыгының соңгы көнен үткәрде. Чәршәмбедә ил дилбегәсен ул үзенең шәкерте һәм якын тарафдары Дмитрий Медведевкә тапшырачак.
Сухумдагы хакимият абхаз күгендә Грузиянең кешесез ике күзәтү очкычын бәреп төшерүен белдерде, Тифлис исә моны шунда ук кире какты.
Анда совет залимиятенең үз кешеләренә карата явызлыклары һәм аларны езәрлекләү тарихы язылып килде.
Грузия Абхазиянең Кодор тарлавыгы ягында һөҗүмгә әзерләнә дигән булып Русия Абхазиягә өстәмә гаскәр җибәрергә булды. Грузиягә бу һич кенә дә ошамый.
дәвам