Якын Көнчыгышта солых урнаштыру планнарын җанландырырга тырышканнан соң Кушма Штатлар президенты сәфәрен дәвам итеп, Фарсы Култыгына юл тотты.
Зур җинаять кылуда гаепләнгәннәрне җәмәгать каршында асып үтерү, камчылау белән танылган Иран берничә көн элек шундый җәза төрләрен тагын да арттырды...
Айова штатында үткән беренчел сайлауда демократлардан Барак Обама, республиканнардан Майк Һакаби җиңеп чыкты. Әмма бу зур көрәшнең башы гына.
Президент сайлавы ноябрдә генә булса да, аңа әзерлек инде бүгеннән үк башлана - Американың Айова штатында демократларның да, республиканнарның да беренчел президент сайлавы узачак.
Җомга көнне Пакстанда мәшһүр сәясәтче, элек ике мәртәбә премьер-министр булып торган, ә соңгы араларда оппозицияне җитәкләгән Бинәзир Бһуттоны җирләделәр, ул илнең Синд вилаятендәге туган авылында, гаилә торбәсенә күмелде. Бһутто, үзенә атнакич һөҗүм ясалганнан соң, хастаханәдә вафат булды.
Пакыстанның Равалпинди шәһәрендә булган шушы һөҗүмнең нәтиҗәләре бер Пакыстанга гына түгел, бар төбәккә яный. Пакыстанда парламент сайлавына әзерләнү уңаеннан узган җыеннан китеп барганда Бинәзир Бһуттога кораллы һөҗүм ясала, һәм соңрак ул яралардан дөнья куя.
Мәгълүмат чаралары Путинның киләсе елда президентлыктан киткәч, Русия һәм Беларусь берлеге башлыгы була алуы хакында хәбәр итә.
Бердәм Русия яңа Думада конституцион күпчелекне яулый, дип хәбәр ителә. Шушы тәрәкъкыят Русияне нинди юнәлештә алып китә ала?
“Бердәм Русия” якынча 63% тавыш казанган. Думага тагын коммунистлар, либерал-демократлар һәм “Гадел Русия” үтә.
Русиядә тавыш бирүләрнең еш кына зур хәрәмләшүләр белән үтүе гадәти нәрсә. Бу юлы эшләр ничек булыр?
Владимир Путин телевидение аша чыгышында халыкны Бердәм Русия өчен тавыш бирергә чакырды. Президент Русия кануннарын бозамы?
Сайлаулар көне якынлашкан саен Путин берсеннән-берсе кырысрак белдерүләр ясый. Һәм әле тагын ясар дип көтелә - аның телевидение аша чыгышын көтәләр.
3 августта Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиевнең "Азатлык” радиосының Казан бюросында булып Мәскәү-Казан Шартнамәсе, татар мәнфәгатьләре турындагы сорауларга җавап бирү турында хәбәр иткән идек. Бу әңгәмәнең эчтәлеге “Азатлык” һәм “Яңа гасыр” радиолары эфирында яңгырады инде. Бу сөйләшү милли җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «Азатлык» радиосы тыңлаучыларына федераль үзәк белән республика арасында төзелгән Шартнамә һәм татар халкы мәнфәгатьләре турында сөйләде. «Азатлык»ның Прага редакциясе белән Казан студиясе арасында видеобәйләнеш оештырылып, Президент белән әңгәмәне «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал алып барды.