Брюссельдә очрашкан Европа Берлеге җитәкчеләре еврозонадагы икътисади кризискa чишелеш табу юлларын эзли.
Косово премьеры Һашим Тачи белән бергә Косово азатлык армиясенең элекке җитәкчеләре 90нчы еллар ахырындагы сугыш вакытында наркотик һәм кеше әгъзалары сатуда гаепләнә.
Италия премьер-министры Сильвио Берлускони, оппозиция таләбе белән уздырылган ышаныч сынавында җиңеп чыкты.
Һашим Тачи алдагы мөддәттә бәйсезлекне танытуны һәм халыкара оешмаларда әгъзалыкны максат итеп куя.
Иранның Press TВ каналы зина гаебе белән үлемгә хөкем ителгән Аштияниның иреккә чыгарылу хәбәрен кире какты.
Transparency International оешмасы игълан иткән еллык хисапка күрә дөньяда ришвәтчелек очраклары арта.
Таҗикстанда хәерчелек, эшсезлек һәм мөмкинлекләрнең чикләнгән булуына шикаять белдергән яшьләр саны арта.
Соңгы көннәрдә Үзәк Азиядә террор куркынычы үсә бара. Үзбәкстандагы сәяси билгесезлек моңа йогынты ясый.
Казакъстанда узган ЕИХО саммитында Төркия президенты Гүл дөньяда үсә барган исламофобия куркынычы турында кисәтте.
WikiLeaks аша дөньяга чыккан яшерен мәгълүматларда Русия күзләү идарәсенең ПККга корал сатуы әйтелә.
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Кыргызстанны Үзәк Азиядә парламентар демократиянең мөмкин булуын дөньяга күрсәткәне өчен мактады.
Яшерен мәгълүматларның интернет аша дөньяга таралуы американ рәсмиләрен уңайсыз хәлдә калдырды.
Бу атнада Ошта һәм бүген башкала Бишкәктә булган һөҗүмнәрдә кыргыз рәсмиләре дини сугышчыларны гаепли.
Wikileaks сайты АКШ дипломатлары тарафыннан язылган 250 меңнән артык хатны фаш итте.
Гарәп илләре белән виза режимын бетерә барган Төркия Якын Көнчыгышта шенгенга охшаш зона булдырырга тәкъдим итте.
Пхеньян Көньяк Корея белән АКШның якшәмбедә үтәчәк уртак хәрби күнегүләре төбәкне сугышка этәрә ала дип кисәтте.
Британиядә лицей һәм университет укучылары стипендиянең кимүенә һәм уку бәяләренең арттырылуына протест белдереп, соңгы ике атнада икенче зур каршылык чарасын уздырды.
Петербурда "Юлбарыс саммиты" дип аталган җыенда 350 миллион долларлык програмны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
Июнь аенда Кыргызстанның көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы низаг бар дөньяны тетрәндергән иде.
Соңгы ике айда таҗик хакимияте илнең төньягында дини сугышчыларга каршы чараларын арттырды.
дәвам