АКШ дәүләт департаментының "2010 елда дини иреклек торышы" хисабында Tөркиядә мөселман һәм башка дини азчылыклар дучар калган проблемнар телгә алынa.
2010 елның Нобель тынычлык бүләге тапшырылмый калырга мөмкин. Бүләккә лаек табылган Лю Сяобо төрмәдә утыра.
Азәрбайҗанда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән өчен төрмәгә утыртылган блогчыларның икесе дә иреккә чыгарылды.
Бишкәктә апрель аенда хакимият алмашынуына китергән вакыйгаларда кешеләр үлемендә гаепләнгәннәр мәхкәмә алдына басты.
Хаҗ гыйбадәте өчен дөньяның төрле илләреннән килгән ике миллионнан артык мөселман Гарафәт тавында дога кылды.
АКШ президенты белән Төркия премьеры арасында булган очрашуда ракета калканы мәсьәләсе көн тәртибендә иде.
Икътисадлары алга киткән 20 илнең башлыклары Халыкара валюта фондында реформалар башкару турында килеште.
Төркиянең элекке Энергия министры Һилми Гүләр АКШ белән мөнәсәбәтләрдә Төркияне игътибарлырак булырга чакырды.
АКШтагы Конгресс сайлауларында оппозициядәге республиканнар Вәкилләр пулатында күпчелек урынны алды.
Русия президенты Дмитрий Медведевның Курил утрауларына баруы Япония белән Русия арасында низаг тудырды.
Сугышчыларның Багдадтагы Католик чиркәвенә кереп, кешеләрне тотык итеп алырга теләве канлы вакыйгага әйләнде. 50-дән артык кеше һәлак булды.
Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу Кытай сәфәрен Синҗан Уйгыр автоном төбәгеннән башлады.
Фирдәүсинең "Шаһнамә" әсәренә мең ел тулу уңаеннан әсәрнең кайбер сәхифәләре күргәзмәдә күрсәтелә башлый.
Европа Берлегенең киңәю өчен җаваплы вәкиле Стефан Фүле Украина башкарган икътисади реформаларны яхшы яктан бәяләде. Ләкин Янукович хөкүмәтенең демократиягә тугрылыгы һәм илдә кануннарның үтәлеше мәсьәләсе Брюссельдә борчылу уята.
Тифлиснең берьяклы Төньяк Кавказ җөмһүриятләренә виза режимын бетерү карары Кремльне ачуландырды.
Гыйракта парламент сайлавыннан соң 7 ай узды, ләкин илдә хөкүмәт төзелә алмады. Бу көрчеккә терәлгән сәяси вәзгыятьтә хөкүмәт язмышы көрдләр кулында кебек.
Германиядә соңгы көннәрдә мигрантлар мәсьәләсе кайнар бәхәс тудырганда, ил президенты Кристиан Вульф зур төркем белән Төркиягә бара. Сөйләшүләрдә Германиядә яшәгән якынча 4 миллион төрекнең язмышы мәсьәләсе төп тема булыр дип көтелә.
Бу атна Брюссельдә очрашкан НАТО рәсмиләре бердәм саклану калканы системын булдыру мәсьәләсен карады. Әлеге план буенча саклану калканының бер өлешен Төркиягә урнаштыру тәкъдим ителә.
Обама идарәсе Әфганстанда сугышны бетерү максатында әфган хөкүмәтенең Талибан белән сөйләшүләр алып бару адымын яклады.
Әфганстанның төньяк төбәгендәге Мәзар Шәриф шәһәрен Үзбәкстан чигенә тоташтырачак тимер юл проектының эше дәвам итә. Май аенда башланган проект ел ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә.
дәвам