Accessibility links

Кыргызстанда яңа киеренкелек


Бу атнада Ошта һәм бүген башкала Бишкәктә булган һөҗүмнәрдә кыргыз рәсмиләре дини сугышчыларны гаепли.

Кыргызстан башкаласы Бишкәктә булган шартлауда 2 милиция хезмәткәре һәм бер шәфкать туташы яраланды. Кыргыз хакимияте һөҗүмдә чит ил лагерьларында күнегүләр узган дини сугышчыларны гаепли.

Һөҗүм шәһәр читендәге спорт залында була. Биредә хакимияттән бәреп төшерелгән элекке президент Бакыев һәм аның якыннарына каршы ачылган мәхкәмә утырышы узарга тиеш иде.

Шартлау АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Үзәк Азия сәфәре алдыннан оештырылды.

Һөҗүмнәр чылбыры

Кичә Кьргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә милиция белән сугышчылар арасында бәрелешләр булды. Шулай ук бер атна элек милиция идарәсе һөҗүм оештырырга җыенуда гаепләгән 9 кешене яннарындагы шартлаткыч матдәләр белән бергә кулга алынуын игълан иткән иде.

Илнең иминлек шурасы башлыгы Марат Иманкулов фикеренчә, бу 3 вакыйга бер-берсе белән бәйле.

Иманкулов бу хакта ясаган чыгышында болай дип белдерде: "22 ноябрьдә булган вакыйгаларда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кулдан ясалган шартлаткыч матдәләр тапкан иде. Кичә шулай ук террор оешмалары белән бәйле сугышчылар Ошта кулга алынды. Һәм ахырда бүген стадионда шартлау булды. Без болар бер-берсенә бәйле вакыйгалар дип уйлыйбыз".

Иманкулов сүзен дәвам итеп, "бу вакыйгаларда кулга алынган кешеләрнең, әл-Каидә, талибан яисә Үзбәкстан ислам хәрәкәте кебек террор оешмаларының Пакстан, яисә Әфганстандагы сугыш лагерьларында күнегүләр узуы ихтимал", диде.

Иманкулов махсус күнегүләр узмыйча бу сугышчыларның мондый шартлаткыч матдә ясый алмаячагын әйтә.

Бакыевка каршы мәхкәмә утырышын туктату нияте

Рәсмиләр фикеренчә, бүгенге шартлау һичшиксез Бакыевка каршы булган мәхкәмә эшен туктату максатында оештырылган булырга мөмкин.

Кыргызстанда халык элекке президентын хакимияткә каршы торган протестчыларга ут ачарга фәрман бирүдә гаепли. Бакыевның хакимияттән китүенә сәбәп булган әлеге каршылык чараларында 90нан артык кеше һәлак булган, йөзләгән кеше яраланган иде.

Бакыев хакимияткә каршы торган ачулы протестчыларны көч кулланып таратты. Беларуска сыенып яшәгән Бакыев бу гаепләүләрне кире кага.

Илдә тотрыклык урнаша алмый

Бишкәк һәм көньяктагы Ошта соңгы бер айда сугышчыларга каршы иминлек көчләре махсус чаралар алып барган.

Сонгы елларда Кыргызстандагы вакыйгаларда Үзбәк ислам хәрәкәтенең катнашуы турында хәбәрләр юк иде. Бары тик 1999-2000 елларда гына тыелган бу сугышчы төркем илнең көньягында берничә чит ил ватандашларын тотык итеп алган иде. Тотыклар соңыннан зыян күрмичә азат ителде.

АКШ һәм Русия хәрби базасы булган Кыргызстанда апрель аенда башланган киеренкелектән соң илдә әле дә тотрыклык урнаша алмый.
XS
SM
MD
LG