Либан сәфәрен башлаган Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Хизбулла хөкүмәте тәэсире көчле булган җирләрдә җылы каршы алынды. Израил аның бу сәфәрен "провокация" дип атады.
Бу атнада The Economist журналы Төркиядә оппозиция реформа хәрәкәтенә каршы чыгып, халык яклавын югалта бара, дип язды.
Төркиядә яңадан төзекләндерелгән тарихи әрмән чиркәвен ачу Төркия белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен яхшыртуны максат итеп куя. Ләкин чиркәүне ачу көнендә аңа тәре эленмәве Әрмәнстан ягында каршылык тудырды.
Башта Төркиянең Ülker аннан NBАның Milwaukee Bucks баскетбол такымында уйнады. Төрек милли такымы белән даны артты. 2011 елда аны үзенә алу өчен 19 баскетбол такымы ярыша.
Кыргызстанда хакимият июнь аеннан башлап бер айдан артык дәвам иткән этник каршылыкларны тикшереп, гаеплеләрне кулга ала башлады. Халыкара кеше хокукларын яклау оешмалары Кыргызстанда үзбәк активистларын гына кулга алынуына ризасысзлык белдерә.
Әфганстан халкы 18 сентябрьдәге парламент сайлавына әзерләнә. 249 мәҗлес әгъзасы урыны өчен 2600 намзәт көрәшә. Шуларның 500е - хатын-кызлар.
Франциядә хатын-кызларның җәмгыятькә ачык урыннарда йөзен каплап йөрүен тыю турында тәкъдим парламентның югары пулатында хупланды.
Төркиядә конституциягә үзгәрешләр кертү максатында үткәрелгән референдумны халыкның күпчелек өлеше яклады. АКШ һәм Европа нәтиҗәләр белән канәгать.
Төркиядә 12 сентябрьдә ил конституциясендәге кайбер маддәләрне үзгәртү мәсьәләсе референдумга тәкъдим ителә. Тавыш бирүгә хокукы булган 49 миллион ватандаш "демокрaтия үзгәрешләр" кысаларында Төркия язмышына тәэсире булган "конституция үзгәреше пакеты" өчен тавыш бирәчәк.
Русия премьер-министры Владимир Путин соңгы вакытта энергия тармагында башка илләр белән булган хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Русиянең көньяк күршесе Төркия белән энергия хезмәттәшлегенә кул куелган проектларының язмышы сорау астында.
Mөселман дөньясында зур каршылык тудырган данияле рәссам Курт Вестергаард, сүз иреген яклаган өчен бүләк алды.
Иранда иренә хыянәт кылуда гаепләнеп дини кануннар нигезендә үлемгә хөкем ителгән Аштиянинең язмышына христианнар битараф калмады.
Төркия Русияне дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган илләр исемлегеннән чыгара. "Today's Zaman" газеты бу атна Төркиянең үзендәге энергия юлларының иминлеген саклап калу өчен яңа стратегия сайлавын язды.
Иран парламенты гаилә хокуклары турында яңа канун өлгесен карый. "Гаиләне саклап калу" карары нигезендә Иранда ирләр беренче хатыны ризалыгы булмыйча да, икенче хатын-кызга өйләнә алачак.
Төркия Һава юллары соңгы елларда хезмәт сыйфатын арттырып, Европадагы иң зур һава юллары ширкәтләре арасында үз урынын алды. Ел саен 20 % үскән ширкәт хезмәтне тагын да яхшырту өчен чаралар күрә.
30 елга якын дәвам иткән Хөсни Мөбәрәк чоры әкренләп ахырына якыная кебек. 2011 елдагы президент сайлавы якынлашып барганда, Мөбәрәкнең сәламәтлеге көннән-көн начарлана.
Төркиянең "Һүррият" газеты Төркия-Русия мөнәсәбәтләрен бәяләгән мәкалә шәлкеме чыгара башлады. Анда икътисад, мәдәният өлкәләрендә дәүләтара мөнәсәбәтләр бәяләнә. Бу уңайдан катнаш гаиләләр һәм аларның тормышы турында да язылды.
Ибраһим Гамард Калифорниядә Җәләлетдин Руминең шигырьләрен тәрҗемә итә. Аның суфыйчылык турында берничә китабы басылды. Ибраһим Гамард белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Израил 31 майда Газзә Сызыгында кулга алынган Төркия ярдәм көймәләрен бу атнада Төркиягә кире кайтарды. Израил узган атнада көймәләргә булган һөҗүм турында БМО карамагында бәйсез тикшерү комиссиясен төзү тәкъдиме белән килеште.
Согуд Гарәбстаны Blackberry кесә телефоннарының кайбер хезмәтләрен тыярга җыена. Җомга көннән башлап Гарәбстанда Blackberry кесә телефоннары аша турыдан-туры хат җибәрү хезмәтен куллану тыела.
дәвам