Япония хакимияте Мәскәүдәге илчесен Токиога кире чакырды. Сәбәбе - Русия президенты Дмитрий Медведевның ике ил арасында низаг тудырган утрауның берсенә булган сәфәре. Япония моңа зур ризасызлык белдерде.
Япония Тышкы эшләр министры илчедән Медведевның Курил утравына булган сәфәре турында киңрәк мәгълүмат алырга тели.
Бу Медведевның Курил утрауларына беренче баруы. Ягъни ул Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле бирегә килгән беренче Русия җитәкчесе. Медведев бирегә күбрәк инвестиция кертергә вәгъдә итә.
Медведевның Курилга сәфәре 13-14 ноябрьдә Япониядә узачак Азия-Тын Океан Икътисади хезмәттәшлек оешмасы (APEC) житәкчеләр саммитына әзерлек вакытына туры килде. Япония югары рәсмиләре низагка карамастан, ике илнең дә җыенда катнашачагы турында белдерә.
Шулай да Япония Тышкы эшләр министры Сейҗи Маэһара әле очрашу турында соңгы карарның билгеле булмавын белдерде.
Агымдагы низагның саммитка йогынты ясавы ихтимал.
Pусия Япониянең реакциясын кабул итми
Дүшәмбе көнне Япония Тышкы эшләр министры Маэһара Медведев сәфәренә протест белдереп, Токиодагы Русия илчесен махсус чакырып аңлатма бирүен сораган иде.
Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Япониянең реакциясенә һәм Русия илчесенең чакырылуына ризасызлык белдерде. Ул Япониянең бу адымын "кабул ителгесез" дип атады.
Утрау турындагы низаг Икенче дөнья сугышы вакытына килеп тоташа. Совет хәрбиләре Икенче дөнья сугышыннан соң Курил утравын үз идарәсенә алган иде. Ләкин Токио бу җирләрнең үзенеке булуын белдерә.
Шулай да Русия Япония белән арткан икътисади мөнәсәбәтләргә зыян килүен теләми.
Япония белән низагның икьтисадка тәэсире
Япония утраулары язмышы турында бу беренче низаг түгел. Моңа охшаш вакыйга Япония белән Кытай арасында булган иде.
Пекин Япония идарәсендәге үзенә якын утрауларны Кытайныкы булуын белдергән иде.
Пекин белән Токио арасында булган киеренкелек икътисадчыларны куркытты. Ике ил арасында тирән икътисади бәйләнешләргә зыян килсә, аның Азия икътисадына зур йогынтысы булачак.
Моны сизгән АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Пекин һәм Токионы бу мәсьәләне 3 яклы сөйләшүләр ярдәмендә тыныч юл белән чишәргә чакырды.