Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәйгамбәр карикатурын ясаган рәссам бүләк алды


Курт Вестергаард
Курт Вестергаард

Mөселман дөньясында зур каршылык тудырган данияле рәссам Курт Вестергаард сүз иреген яклаган өчен Германиядә бүләккә лаек булды.

"Европада матбугат иреге бүләге" дип аталган М100 медиа бүләге (M100 Media Prize) һәр елны үз тырышлыгы белән Европада демократиянең үсешенә һәм сүз ирегенә зур өлеш керткән, Еврoпа мәдәниятендә көчле эз калдырган шәхесләргә бирелә.

Былтыр әлеге бүләккә Франция Тышкы эшләр министры Бернард Кушнер лаек булган иде. "М100 медиа бүләге" быел исә 75 яшьлек данияле карикатура рәссамы Курт Вестергаардга бирелә.

Пакстанда узган каршылык чаралары

Курт Вестергаардның 2005 елда Мөхәммәт пәйгамбәрне, башына бомба рәвешле чалма уралган килеш тасвирлаган карикатур рәсеме бөтендөнья мөселманнарында нәфрәт уяткан иде.

Мөселман илләрендә әлеге карикатур җәнҗалына каршы зур протест чаралары узды.

Кайбер мөселман илләренең бу рәсемнәрне тыю турындагы таләбе исә Даниянең үзендә һәм башка Европа илләрендә "матбугат иреген кысу" буларак кабул ителде.

Шулай итеп, Вестергаардның карикатурлары дөньяда "матбугат иреге кыйммәтләре" белән "дингә хөрмәт итү" мәсьәләсендә каршылыклы фикерләр тудырды, һәм җәмәгатьчелектә "сүз ирегенең чиге бармы?" дигән бәхәс тууга нигез булды.

Вестергаард -- сүз иреге символымы?

Германиядәге "М100 медия бүләген" тапшыру тантанасында Германия канцлеры Ангела Меркель катнашачак һәм сүз иреге турында чыгыш ясаячак.

Көнчыгыш Германиядә коммунист режимда үскән Меркель тантана алдыннан ясаган чыгышында коммунист режим вакытында сүз ирегенә каршы булган басымнарны яхшы хәтерләвен әйтте, алман халкын азатлык кыйммәтләрен беркайчан да онытмаска чакырды.

Проект башлыгы Сабина Сассе, Вестергаард бу бүләккә фикер һәм сүз иреге өчен янауларга баш имичә күрсәткән тырышлыгы өчен лаек булды, дип әйтә.

"Курт Вестергаард матбугат һәм фикер ирегенең бер символы. Чөнки ул үз фикерен ныклап яклады. Аңа һөҗүм итәргә янаучылар булды, бу дөрес түгел һәм безнең мәдәниятебездә мондый янаулар була алмый. Без үз хокукыбыз өчен көрәшәбез. Чын демократия шартларында төрле фикерләргә, бәхәскә урын булырга тиеш", диде ул.

Полиция сүзчесе тантана вакытында иминлек чараларының артачагын, һәрбер кешенең махсус тикшереләчәген белдерде.

Вестергаардның дошманнары күп

75 яшьлек данияле карикатур рәссамы Курт Вестергаардга карикатурлары аркасында үлем белән янау очраклары дәвам итә.

Узган гыйнвар аенда пычак һәм балта белән коралланган бер кеше рәссам өенә керергә теләгән иде. Вестергаард бер бүлмәдә бикләнеп, һөҗүмнән исән калган иде. Соңыннан һөҗүм итүченең "әл-Каидә" террор төркеме белән бәйле булган Сомали кешесе булуы хәбәр ителде.

Карикатурчы Вестергаард эшләгән һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне кимсеткән карикатурлар басылган Jyllands-Posten газеты бинасына һөҗүм итәргә планлаштырган ике кеше дә былтыр АКШта кулга алынган.

Вестергаард газет идарәсенә каршы булган һөҗүм янауларын туктату өчен узган июнь аенда лаеклы ялга чыгачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG