Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат алдан ук бәхәсләр уяткан ике көнлек Лүбнән сәфәрен башлады. Әхмәдиниҗат сәфәре барышында Лүбнән президенты Мишель Сөләйман һәм премьер Саад Харири белән очрашты.
Әхмәдиниҗат Лүбнән президенты Cөләйман белән очрашуыннан соң ясаган чыгышында уртак дошманнарга каршы көч тигeзлегенең үзгәрә баруына басым ясады. Әхмәдиниҗат Иранның Лүбнән сәясәтенә тыкшынуы турындагы сүзләрне кире какты.
Әхмәдиниҗат үз чыгышында, "Лүбнән халкы һәм шулай ук Якын Көнчыгыш төбәгендәге башка халыклар бер-берсе белән ярдәмләшкән очракта, үз язмышларын үзе хәл итә алачак көчкә ия булачак" диде. Әхмәдиниҗат моңа өстәп, "Безнең үз төбәгебез язмышына башка чит көчләр кагылырга тиеш түгел. Лүбнән белән без мөнәсәбәтләрне арттырырга һәм үзара тәҗрибә уртаклашырга тиешбез", диде.
Әхмәдиниҗат күптән түгел Хизбулла белән Израил хакимияте арасында низаг тудырган чик буен һәм андагы авылларны да зиярәт итәргә җыена.
2006 елда Хизбулла белән Израил хәрбиләре арасында булган бәрелешләрдә зыян күргән чик буе төбәген төзекләндерүдә Иран матди ярдәм күрсәткән иде. Иран Лүбнәндәге шигый Хизбулла хөкүмәтенә һәрдаим яклау һәм ярдәм күрсәтеп килә.
Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатның Лүбнәнгә булган сәфәре илдәге сәясәтчеләрне ике төркемгә бүлде. Шигыйләр, 2006 елдагы Израил сугышыннан соң, Иранның Лүбнәнне яңадан төзекләндерүдә керткән өлешен искә төшереп, Лүбнән хакимиятен Иранга рәхмәтле булырга чакыра.
Коалиция хөкүмәте һәм шигый булмаган башка сәяси төркемнәр исә, Иранның Урта диңгездә үз көчең арттыру максатында, Лүбнәнне кулланырга теләвен алга сөрә.
Лүбнәндәге сөнни һәм христиан халыклар Әхмәдиниҗат сәфәрен борчылып күзәтә. Алар Әхмәдиниҗат сәфәреннән соң Хизбулла хөкүмәтенең көче тагын да артачак дип кайгыра.
Бу Әхмәдиниҗатның Иран президенты буларак Лүбнәнгә беренче рәсми сәфәре. Әхмәдиниҗатны халык Иран байраклары белән каршы алды.
Иран башлыгының сәфәре Лүбнән өчен киеренке вакытка туры килә. БМОның 2005 елда үтерелгән элекке Лүбнән премьеры Рафик Харири эшен тикшерә башлавы илдә сәяси каршылыкны тагын да арттырып җибәргән иде. Хизбулла хөкүмәте бу тикшерүне кабул итми.
Бу эшне тикшерү өчен булдырылган махсус мәхкәмәнең хәзер әкренләп тикшерү эшләрен төгәлли башлавы һәм анда һөҗүмне оештыруда Хизбулла әгъзаларының катышы турында нәтиҗәләр булуы әйтелә.