Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсының Миңнеханов белән очрашуы да Мәскәү күзәтүендә узды


Брно шәһәрендә Европа татарлары альянсы утырышы. 7 апрель 2016
Брно шәһәрендә Европа татарлары альянсы утырышы. 7 апрель 2016

Чехиянең Брно шәһәрендә Европа татарлары альянсы дип аталган төркем активистлары очрашты. Президент Миңнеханов та катнашкан шушы очрашуда төп һәм иң озын чыгышны Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле ясады һәм ул анда Мәскәүнең альянс эшен ничек күрүен тасвирлады.

Европа татарлары альянсы активистлары Брно утырышын 6-8 апрельдә узачак дип белдерсә дә, утырыш асылда 7 апрель иртәдән төшкә кадәр генә булды. Ул киңәйтелгән утырыш дип аталды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Альянс бу утырышын махсус Көньяк Моравиядә үткән Татарстан мәдәнияте көннәренә туры китереп җыйды.

Альянс рәисе Флүр Шәрипов утырышны ачып, анда Европаның 16 илендәге 24 татар оешмасыннан 42 делегат булуын әйтеп узгач, Миңнехановтан тыш очрашуда Русиянең Брно шәһәрендәге баш консулы Александр Будаев һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының соотечественниклар белән эшләү департаментының аналитика бүлеге башлыгы Николай Барабановның да катнашуын белдерде. Чех ягыннан Татарстан президенты янында, аны озатып йөргән һейтман Михал Һашек та бар иде.

Миңнеханов үз чыгышын бик кыска тотты - Татарстанның читтәге татарлар белән мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга зур игътибар бирүен, аларга хәлдән килгәнчә төрле ярдәм күрсәтеп килүен әйтте, "Ана теле", татарча иярчен телеканалы проектларын телгә алды. Татарстан президентының шул сүзләреннән рухланган активистлар бер-бер артлы төрле тәкъдимнәр белән чыгып, аларны гамәлгә куяр өчен Казаннан финанс ярдәм сорый башлады.

Чыгыш ясаучылар арасында иң озын һәм иң сәяси чыгыш Николай Барабановныкы булды. "Кайда гына яшәсәк тә безнең тарихыбыз уртак", дип сүз башлаган Барабановның чыгышы башыннан ахырына кадәр Мәскәүнең татар альянсы эшен ничек итеп күрүен тасвирлауга корылды.

Бар русияләрнең, шул исәптән татарларның да уртак тарихи тамырларын исбатлау йөзеннән Барабанов урта гасырларга ук төшеп китте. XVII гасыр башында Фетнә чорында (смута) Минин һәм Пожарский чакыруы белән Беларус урманнарыннан алып Урал тауларына кадәр халык бергә оешып Мәскәүгә юл алган колонналарның берсе татарларныкы иде дип тә әйтеп узды. Әмма, алай да, Кузьма Мининның чукынган татар нәселеннән булу турындагы фараз телгә алынмады. Барабанов Русиядә 4 ноябрьдә үткәрелә торган Халыклар бердәмлеге көнен дә данлады. Аннан альянс башкарырга тиеш йөкләмәләрне тәфсилләп тезеп китте.

Русия министрлыгы вәкиле Европа татарларын Мәскәүгә хезмәт итәргә өндәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

"Узган ел без Җиңүнең 70 еллыгын үткәрдек. "Үлемсез полк", "Георгий тасмасы" чаралары үткәнне бозып күрсәтергә тырышканнарга җавап булды. Русиягә каршы алып барылган мәгълүмат сугышы шартларында мондый омтылышлар алга таба да булачак. Соотечественниклар белән эшләү департаменты исеменнән бу темага игътибарыгызны киметмәскә чакырам. Алда 9 май тора һәм сугыш башланган 22 июнь көненең 75 еллыгын да үткәрәсебез бар. Безнең чит илләрдәге соотечественникларыбызның оешмалары бу даталарга үз чараларын да планлаштырыр дип уйлыйбыз".

"Бүген башка куркыныч һәм янаулар белән бергә халыкара терроризм куркынычы, аның төп көче булган җинаятьчел ислам оешмасы – "Ислам дәүләте" беренче урынга чыга... "Ислам дәүләте" идеологларының исламны радикал секта итеп куллануын мөселманнарга, бигрәк тә яшь буынга җиткерү өчен бөтен көчне бирү кирәк. Альянс Европада 100 мең кешелек җәмгыятьне берләштерә һәм бу эштә дә шулай ук актив эшләр дип өметләнәбез".

"Социаль челтәрләрне кулланып Русияне уңай яктан гына тасвирлауны алга этәргән дистәләрчә интернет битләр булдырыла, шул исәптән бу эштә соотечественникларның яшь буыны да катнаша. Дөньяның 70 илендә соотечественникларның оешмалары Русиядә чыга торган басмаларга языла. Альянс вәкилләре дә бу эштә, эчтәлекле мәгълүматны киңәйтүдә Соотечественникларның дөнья конгрессы сайтында һәм координация шурасына кергән илләр сайтларында да үз өлешләрен кертер дип ышанабыз. Монда да хезмәттәшлек кирәк".

"Форумнар соотечественникларның Русия ягында икәнен раслады. Диаспоралар тарихи ватаннары белән бергә аның уңышларына һәм кыенлыклыкларына борчыла. Бу бигрәк тә украин кризисы вакытында ачык чагылды... Узып бара торган елда да хөкүмәт комиссиясе илчелекләр һәм баш консуллыклар аша координация шураларына илләрдә һәм регионнарда конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, утырышлар үткәрергә булышлык күрсәтәчәк. Ноябрь аенда Мәскәүдә дөнья күләмендә "Русия белән бергә" дигән конференция планлаштырыла. Болгарстан башкаласы Софияда дөньякүләм яшьләр форумы да үтәчәк".

Чыгышы ахырында Барабанов соотечественниклар департаментының алга таба да альянска акча белән ярдәм итеп торачагын белдерде.

Европа татарлары кабул иткән резолюциядә Русиянең Чехиядәге илчелегенә, Брнодагы баш консулга рәхмәт белдерелә. "Русия тышкы эшләр министрлыгының соотечественниклар белән эшләү департаменты оештырмаса, мәгълүмати һәм финанс ярдәме күрсәтмәсә, Европадагы бөтен чараларны үткәрү зур кыенлыкларга очрар иде", дип тә языла.

Европа татарлары альянсы 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" бүлеге ярдәмендә оешты.

Соңрак аның очрашуларында Русиянең дипломатик вәкилләре һәрдаим катнашып килде. Мисал өчен, 2015 елның 16-18 октябрендә Парижда Русия илчелеге бинасында узган чарада урыс илчесе Александр Орлов булды һәм анда активистларны Европада татар теле статусын күтәрү өчен көрәшергә чакырды. Бер үк вакытта ул Русиянең үзендә федерал хакимиятнең шул ук татар телен ничек итеп кыерсытуын телгә алып тормады.

Очрашуның Рөстәм Миңнеханов катнашкан өлешендә алдан билгеләнгән активистлар 3-4 чыгышны татарча ясады, ләкин фикер алышу, бигрәк тә олы кунаклар киткәннән соң, нигездә урысча барды. Альянс җитәкчеләренең берсе саналган, Европа татарларын "урыс дөньясының бер өлеше" дип атаган Флюр Шәрипов, Азатлыкның, нигә очрашу татар телендә бармый дигән соравына, "Кайберәүләребез татарча сөйләгәндә басымны дөрес куймый, шуңа гына" дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG