31 октябрьдә КФУда кешенең килеп чыгуына багышланган чара үтә. Оештыручылар лекцияләр һәм бәхәсләр булачак дип белдерә.
4 ноябрь Уфада да "Урыс маршы" үткәрергә җыеналар. Башкорт активисты Вәлиәхмәт Бәдретдинов бу чарага каршы торырга кирәк ди.
Җырчы Филүс Каһиров Ваһапов фондыннан киткәннән соң үзенең иҗат төркеме белән Татарстанда концертларын башлап җибәрде.
Украинаның Һорливка (Горловка) шәһәрендә "ополчение" ягында сугышкан Ришат Исламшин, коррупциягә баткан Русиягә дә үзгәрешләр кирәк, чын халык идарәсе Русиягә Донбасстан киләчәк дип белдерә.
Русия мәгариф министрлыгы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына БДИ кертмәкче.
Русиядә көзге чакырылыш бара. Хокук яклаучы Герман Алеткин бүген Русия армиясендә бөтен нәрсәнең дә акчага корылганлыгын, солдатларны җәзалау очраклары булуны белдерә.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы Каюм Насыйри институты татар телен таныту, аңа өйрәтү өчен дөньяда үзенең үзәкләрен булдырачак.
Украинада һәлак булган Захар Тиминны Бөгелмәгә алып кайтып җирләгәннәр. Дондагы Ростовта да исемсез каберләр пәйда була.
Татарстанда базарларда сатучылар һәм кибет тотучылар доллар кисәк үсә башлагач сатып алучыларның 30%ка кимүен белдерә.
Төмән өлкәсендәге татарча мәгълүмат чаралары вәкилләре милли проблемнарны киңрәк яктырту, бер-берсенә терәк булу өчен яңа оешма төзеде.
Камал театры артистларының "Банкрот" спектакленнән өзекне урамда һәм вокзалда уйнаулары интернетта төрле фикерләр тудырды.
Корбан бәйрәмендә Русиядә хәрби булмаган ватандашлар күнегүләре үтте. Дамир хәзрәт Мөхетдинов фикеренчә, моңа узган атнада Мәскәү мәчетендә чыккан хәл сәбәп булырга мөмкин.
Русия Украина сугышында үзенең катнашмавын тәкърарлаганда, анда хәрбиләренең булуына дәлилләр арта. Фәнис Җиһаншин Украинаның көньяк-көнчыгышындагы сугыштан ялга кайткан.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов артыннан башка түрәләр дә хаҗга барырга мөмкин, ди белгечләр.
Казан зообакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов зур зообакчаны шәһәр читендә, ә хәзергесен ял бакчасы итеп күрергә тели.
"Агора" ассоциациясе адвокаты Рамил Әхмәтгалиев сүзләренчә, "Агора"ның "чит ил агенты" түгеллеген дәллиләү өчен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә барып җитәргә туры киләчәк.
Чиләбе өлкәсендәге Караболак авылы атом шартлаудан соң 57 ел нурланыш эчендә гомер кичерә. 1957 елның 29 сентябрендә "Маяк" атом берләшмәсендә шартлау була.
Күренекле композитор, җырларга аранжировкалар эшләгән Вадим Усманов 68 яшендә вафат булды.
21 сентябрь корылтаенда хупланса Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе Русия федерациясе мөселманнары диния идарәсе итеп үзгәртеләчәк.
20 сентябрьдә Камал театры янында "Казан җыены" тарихи-мәдәни бәйрәм үтәчәк. Оештыручылар узган гасыр башында булган җыеннарны халыкка кире кайтарырга тели.
дәвам