10 сентябрь кичендә Казан үзәгендә Русиянең Украинада сугышуына каршы пикет үтте. Галим Искәндәр Ясәвиев үзып баручыларның дүрттән бере бу чарага теләктәшлек белдергәнен әйтә.
Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, сепаратистлар ягында ялланып сугышкан һәм язмышлары билгесез русияләр арасында татар-башкортлар да бар.
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кырым җитәкчеләре белән очрашып мөселманнарны тентү очраклары турында сөйләште.
Башкортстан сугыш ветераннары берлеге рәисе Тимерьян Рәҗәпов Украинада барган сугышны туктату таләбе белән митинг үткәрмәкче.
Президент Владимир Путинның "урыс дөньясы" планын тормышка ашыру сугышында, аңлапмы, аңламыймы, татарлар да катнаша.
1 сентябрь кичендә Татарстан президенты активистларны җыеп Казансу елгасының яр буена нинди исем бирү турында сөйләште.
КФУда югары уку йортларында эшләүчеләрнең хокукларын яклаучы бәйсез һөнәр берлеге "Университет теләктәшлеге"нең бүлеге эшен башлый.
Бәләбәй татар гимназиясе ачылганга 20, ә аның мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновка 60 яшь тулды.
Украина якларында һәлак булган Марсель Араптановны 22 августта туган авылы Таймаста җирләделәр. Илнур Килчинбаевның табуты Әлмәс авылына кайтып җитмәгән әле.
2 сентябрьдә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге II татар гимназиясендә Милли мәгариф үзәген ачу тантанасы була.
Илдар Дадин 2011 елның декабреннән бирле протест чараларында катнаша. Аны егермедән артык тапкыр тоткарлаганнар.
Мәскәүнең яңа чикләүләре Көнбатыштан машина кертүне дә тыярга мөмкин. Медведев түрәләргә чит илдә ясалган машина алмаска дигән карар чыгарды.
Белгечләр фикеренчә, Русиядә үсмер чактан ук томаналаштыру эше бара, мәгълүматны дөрес кабул итүчеләр кими.
Камал театры янында Новороссияне яклаган чараны ике сәгатькә кичектерүне сораган директор Якуповны Сөләйманов “бишенче колонна” кешесе дип белдерә.
Рашат Якупов фикеренчә, президентлыкны яклау, татар теленең абруен арттыру өчен тәкъдимнәрнең резолюциягә керүе – татар яшьләре форумының заяга узмавын күрсәтә.
Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәзрахманов Wi-Fi аша интернетка тоташучыларны контрольгә алуны сүз иреген буу буларак бәяли.
7 август Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә чикләүләр керткән илләрдән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады.
Украина качаклары турында ниндидер төгәл мәгълүмат табу печән өеменнән энә эзләүгә тиң. Рәсмиләрнең белдерүләре, төрле саннар, шул исәптән бүленгән акчалар да күпләгән сораулар тудыра.
Казанның 18нче татар гимназиясе ике бинада көн күрә. Бу хәл укучыларга да, укытучыларга кыенлыклар тудыра.
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары ректорларының 2013 елга декларацияләрен игълан итте.
дәвам