Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Казан Кирмәне һәм Болгарның үз фольклор төркемнәре булса, туристлар күбрәк килер иде ди.
Илдар Мөхәммәтов Татарстанда барлык балаларны да мәктәпне бетергәндә үз фикерләрен татарча белдерерлек дәрәҗәгә җиткермәкче.
Галим Марат Колшәрипов Башкортстанга Украина качакларын күпләп китерүне Мәскәүнең милли республикаларны юк итәргә омтылу сәясәте икәнлеген әйтә.
Татарстанның атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов фикеренчә, республикадагы түрәләр, зур акчалы проектларга кызыгып, Татарстанны атом тозагына алырга тели.
Мәдәният министрлыгы Луиза Батыр-Болгари белән хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерә. Композитор исә гаделлек эзләп Русия Югары мәхкәмәсенә барып җитәчәген әйтә.
Милли ризыклар, татар халык иҗаты, авыл халкының көн күреше, Болгар иң беренче чиратта читтән килүчеләргә кызык булачак, дип Татарстан туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов.
Русия мөфтиләр шурасы Фәлестин халкына теләктәшлек белдереп мөрәҗәгать белән чыкты. Шура дөнья җәмәгатьчелегеннән Фәлестинне бәйсез дәүләт итеп тануны сорый.
Татар яшьләре форумы Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллады. Бу мөрәҗәгатьтә соңгы вакытта милли телләргә каршы эшчәнлек барганлыгы әйтелә. Форум бу сәясәткә карата катырак таләпләр куярга җыенмый.
"Агора" хокук яклау оешмасы "Чит ил агентлары" исемлегенә кертелгән. "Агора" җитәкчесе Павел Чиков хокук яклау эшләре моңа кадәр ничек булган, шулай барачагын белдерә.
Кама Тамагы районы эшмәкәрләре, авылда эшләүчеләр, пенсионерлар район хакимияте башбаштаклыкларына, шикаятьләре каралмауга протест белдереп Казанга җәяү барырга җыена.
Татарстан югары мәхкәмәсендә "Әкият" театрыннан гонорар таләп итүче күренекле композитор милли сәнгатьне коткару өчен бу юлга барганлыгын белдерә.
Татар яшьләре Google-ның тәрҗемә бүлегендә татар теленә дә тәрҗемә итү мөмкинлеге булсын өчен эшне тизләртергә җыена. Моның өчен алар Татарстан хөкүмәтеннән акча да сорамакчы.
КФУда хезмәткәрләргә чикләүләрне дә үз эченә калган "Корпоратив кодекс" кертелде. Галимнәр арасында бу документ авызны ябу өчен кертелә дип әйтүчеләр дә бар.
Русия президенты Владимир Путин җитәкчелек иткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасында кабат русияле милләт ясау, рус телен бар халык өчен ана теле итү мәсьәләләре күтәрелде.
8 июль төнендә себертатарларның борынгы башкаласы Искер юлы өстенә, 3 июльдә Ермак һәм Күчем хан гаскәрләре сугышкан тарихи урынга тәре утыртканнар.
Татар иҗтимагый оешмалары мәктәпләрдә рус теленә сәгатьләр санын тагын да арттырырга тәкъдим иткән Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның эштән китүен таләп итмәкче.
Көзен Мәскәүдә русиякүләм "Татар кызы-2014" бәйгесе үтәчәк. Оештыручылар татарча яхшы белгәннәр генә бәйгегә чыга ала дип белдерә, әмма оештыру эшләре рус телендә генә бара.
Балык Бистәсе районында Яңа Сала, Чаллыбаш халкы татар каналларын карау өчен тәлинкә алырга мәҗбүр. Элекке вице-премьер Равил Моратовның якындагы йортына кабель сузылган диләр.
"Mezzo" телеканалы аша Европа тамашачысына күрсәтелгән "Алтын Урда" балеты һәм татар әсәрләренең язмышы хакында Азатлык Җәлил театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән сөйләште.
Анапа шәһәрендә булып кайткан Рузилә Мөхәммәтова бу курорт-шәһәрдә Төркия белән чагыштырганда бар нәрсәнең дә кыйммәт булуын, ял итүчеләр өчен уңайлыклар җитмәвен әйтә.
дәвам