Казандагы полиция хезмәткәре Азатлыкка әле бүген дә полиция бүлекләрендә көч кулланулар, тоткарланганнарны җәзалаулар булырга мөмкин дип белдерде.
Русия думасында урам чаралары тәртибен бозган өчен җәзаны кырыслату турында канун өлгесе икенче укылышка әзерләнә. Канун кабул ителсә биш елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
КФУның татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә татар бию сәнгате белгечләре дә әзерли башлыйлар.
Русиянең Кырымдагы гамәлләреннән соң Европа шурасы комитетының Казанда үтәсе утырышы үтмәде. Комитет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка китте.
Кырым журналисты Лиля Буджурова фикеренчә, Тимергалиевнең Кырым хөкүмәтеннән китүе финанс мутлыклары белән бәйләнгән булырга мөмкин.
"Шәһри Казан" газетының баш мөхәррире итеп куелган Гөлнара Сабирова беренче чиратта газетның электрон версиясен үзгәртергә, Русия төбәкләре белән элемтәләрне ныгытырга тели.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган татар телен өйрәнү, тарихка, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү лагерьларына быел 1700 бала киләчәк.
Карл Фаберженың Халыкара мемориаль фонды орденнары иясе Мехти Исламов кырымтатарларның борынгыдан килгән зәркән сәнгатен яңадан халкына кайтара һәм ясау ысулларын мөкәммәлләштерә.
Татарстан прокуратурасы "Агора" чит илдән финанслана" дип белдереп аны чит ил агенты исемлегенә кертүне таләп итә. "Агора" рәисе Павел Чиков моны кире кага.
Путин бердәм тарих дәреслекләре концепциясен Кырым һәм Акъяр тарихы белән тулыландырырга кушты. Галим фикеренчә, Мәскәү Кырым тарихын үз сәясәтенә яраклаштырырга мөмкин.
Мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин тугызны бетерүчеләр ел да татар теленнән тест бирәчәк дип белдерә.
Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, "Татмедиа" вәкилләре 22-23 майда Кырымда сәфәрдә булды.
Кырымтатар халкы мәҗлесе һәм Дөнья татар конгрессы 2018 елга кадәр хезмәттәшлек килешүе имзалады.
Белгечләр фикеренчә, Украина президентының сайлануы халыкның яңа хакимияткә теләктәшлеген күрсәтәчәк.
Татарстан мәктәпләрендә тугызны бетерүчеләр татар теле һәм әдәбияттан тест тапшырды. Аның нәтиҗәләре беркайда да чагылыш тапмый.
КФУның гаммәви коммуникацияләр һәм социология институты директоры Наил Мөхәррәмов шыпырт кына эшеннән алынган.
Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел тулуга багышланган халыкара конференциядә төрле илләрдән йөзгә якын галим катнашачак.
Җомга көнне Сочида Русия президенты кырымтатар вәкилләре белән очрашты. Алар арасында Милли мәҗлес эшенә аяк чалып килүчеләр шактый иде.
17 май Анталиядә татарларны берләштерәчәк "Мирас" иҗтимагый оешмасы эшли башлый. Ул Төркиядә яшәүче татарларга төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк ди оештыручылар.
Азатлыкка фикер белдерүчеләр татар хатын-кызлары оешып, сәясәткә йогынты ясардай, милли мәнфәгатьләрне саклардай көч була ала дип саный.
дәвам