ТНВ каналы Киндерле клубында милли мәдәниятне аңламаган белгеч эшли дигән тапшыру төшереп киткәч, Төмән өлкә хакимияте экстремистлар эзли башлаган.
Донецки һәм Харьковтагы татар оешмалары җитәкчеләре үзләре яшәгән шәһәрләрдә халыкның күпчелегенең Мәскәүгә кушылу ягында түгел икәнлеген белдерә.
Казанда хастаханәләрдә булучылар медицина хезмәтенең бик түбән дәрәҗәдә булуын белдерә. Моны табиблар үзләре да кире какмый.
Русия ФСБсы хәбәр итүенчә, илнең төрле төбәкләрендә террор гамәлләре әзерләгән 25 Украина ватандашы тоткраланган. Аларның алтысы Казанда дип белдерелә.
КФУның тарих институтында “Евразия тикшеренүләре: Русия һәм төрки дөнья” белгечлеге ачыла. Ислам тарихын, мәдәниятен белгән тарих укытучылары белгечлегенә дә бюджет урыннар артачак.
Русиядә урам чараларында катнашкан өчен гаепләнүчеләргә җәзаны кырыслату турында канун өлгесе думага тәкъдим ителде. Татарстан активистлары моны Украинадагы хәлләрдән соң курку белән аңлата.
Кырымның үзешчән хөкүмәтенең беренче вице-спикеры Григорий Иоффе сүзләренчә, яңа конституциядә барлык милләтләр дә тигез булачак, хөкүмәттә дә кырымтатарларга аерым квоталар каралмаячак.
Тарихчы Нурулла Гариф фикеренчә, мәктәпләргә политинформация дәресләре кертелсә балаларны Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт белән зомбиләштерү юлына басачаклар.
Ркаил Зәйдулла Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлегендә Фатих Сибагатуллин бөтенләй булырга тиеш түгел дип белдерә. Башка язучыларның да исемлеккә каян килеп эләккәненә аптырый.
Интернетта кырымтатарларның бәйсез ATR телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов турында язмалар күренә башлады. "Ридус" сайты аны ислам экстремистлары белән бәйләнештә дип белдерә.
Татарстанда Кырым халкына ярдәмгә 15 миллион сумга якын акча җыелган. ТНВда эшләүчеләр бер көнлек хезмәт хакын күчерүнең ихтыяри-мәҗбүри куелганлыгын белдерә.
Рәшит Әхмәтов Мәскәү Рөстәм Миңнехановны Кырымга, Төньяк Кореяга җибәреп махсус куллана һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанның абруен төшерергә тели, ди.
Галим фикеренчә, Мәскәү йә референдум нәтиҗәсендә ирешелгәннәрне тартып ала, йә халыкара хокук нормаларын бозып бәйсезлек алдырып үзенә куша.
Русия рәсмиләре ватандашларын Кырымда ял итәргә үгетли башлады. Турфирма вәкиле Мисыр һәм Төркияне үз иткәннәр Кырымга бармаячак дип әйтә.
Рафаил Хәкимов фикеренчә, Кырым Русиягә тагын бер субъект буларак килеп керәчәк. Фәндәс Сафиуллин Русия Кырымны кушу өчен халыкара нормаларны читкә этәреп үзенә җайлы юл сайлаячак ди.
Русия мәдәният министрлыгы Путинның Украина һәм Кырымга карата гамәлләрен хуплаган мәдәният әһелләренең исемлеген туплый. Татарстаннан исемлеккә 44 кеше язылган.
Акмәчеттәге сатучылар “бездә барсы да бар” ди. Тынычлык булганда, Кырым һәм Украинадан таварлар килеп торганда бернәрсәгә дә кытлык булмаячак, ди алар.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Акмәчеткә сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде.
Кырымның үзешчән вице-премьеры Сергей Аксенов кырымтатарларга хөкүмәттә урыннар тәкъдим ителәчәген, автономиядә кырымтатар теленең сакланачагын белдерде.
8 мартта кырымтатар хатын-кызлары, балалар, үсмерләр иминлекләрен, хокукларын яклап, Русиянең Кырымны басып алуына, референдум үткәрүгә протест белдереп юлларга чыкты.
дәвам