Украинаның Кырымдагы һава һөҗүменә каршы гаскәрләре хәрби бүлеген басып алу турында репортаж әзерләгәндә 20дән артык журналистка һөҗүм иткәннәр.
Бахчасарайда яшәүче кырымтатарларның көннән-көн хәвефләре арта. Алар Кырым Югары Радасының Русиягә кушылу карарына да, референдумга да каршы.
Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин Украина тизрәк Европа Берлегенә һәм НАТОга кергәндә генә кырымтатарлар иминлектә булачак ди.
Чәршәмбе Акмәчеттә үзләрен "самооборона төркемнәре" дип атаган шикле мобил бандалар БМО җитәкчесенең махсус киңәшчесен тоткарлап торды.
Татарстан президенты җитәкчелегендәге төркем Кырымга килеп яңа хөкүмәт белән хезмәттәшлек килешүе имзалады.
Кырым башкаласы Акмәчеттә Русиянең гаскәр кертүенә каршы, Украина хәрбиләрен яклап җыен уздырылганда, икенче бер төркем Русиядән ярдәм сорау митингына җыелды.
Кырымда яшәүче татарларның "Идел" ассоциациясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев Путин Кырымга Русия гаскәрләрен кертмәс дип өметләнә.
Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйгач кайтып китте. Кырымтатарлар бу концертларны карамады.
Кырымда Русиянең хәрби чаралар башлау мөмкинлеге артканнан-арта арта барганда Татарстаннан килгән рәсмиләр төркеменең Акмәчеттәге очрашулары төрлечә бәяләнә.
Казанның "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә "Зур Казан" дип исемләнгән яңа басмаханә ачылды. Күрмәүчеләр өчен китаплардан тыш анда башка басма тауарлар да эшләячәкләр.
Рафаил Хәкимов Кырымга Татарстан үрнәгендә Киев белән шартнамә төзергә тәкъдим итә. Ислам Әхмәтҗанов Украина белән Киевтагы "толпа" идарә итә ди.
Пәнҗешәмбе Татарстан Дәүләт шурасы Кырымдагы вазгыятькә багышланган чираттан тыш утырыш үткәрде, ул тәмамлануга Кырымга махсус вәкиллек җибәрде.
"Агора" хокук яклау ассоциациясе җитәкчесе Павел Чиков "Сазлык эше"ндә гаепләнүчеләргә теләктәшлек күрсәтүче кешеләрне тоткарлау кануни түгел дип белдерә.
Татар журналистикасына багышланган конференция алдыннан журналистика тәрбия чарасы булырга тиеш диюче һәм моңа каршы журналистлар белән сөйләштек.
Татарстан украиннары җитәкчесе хакимияткә милләтчеләр килде дисә, Башкортстан украиннары башлыгы - Европага омтылган халык ди.
“Азатлык” Татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның туган көне уңаеннан һәм чечен-ингушларның илләреннән сөрелү көнен искә алып Казанда пикет үткәрде.
Украина Радасы президент Януковичны вазифасыннан алды һәм 25 майга президент сайлау билгеләде. Иреккә чыккан Юлия Тимошенко президент булу өчен көрәшәчәген белдерде.
Япония башкаласы Токио шәһәренең Сэтагая районында халыкара милли чара үтте. Анда татарлар да катнашты.
Украина президенты Виктор Янукович вакытыннан элек дәүләт башлыгын сайлау булачагы турында белдерде.
Галим Искәндәр Гыйләҗев, телне кулланылу даирәсе кимү дәвам итсә, татар теле киләчәктә ЮНЕСКОның югала барган телләр исемлегенә керергә мөмкин дип белдерә.
дәвам