Кырым парламенты рәисе Константиновның Кырымның аерылу мәсьәләсен күтәрү мөмкинлеге турында белдерүен Кырымтатар мәҗлесе рәисе Чубаров ватанга хыянәт дип бәяли.
1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узды. Татарстанның бүгенге уңышларында бу корылтайның өлеше зур диючеләр дә бар.
Филүс Каһиров Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фондтан киткән. Җырчы үз-үзенә хуҗа булу юлын сайлаган.
Тубыл районының сазлыкар арасына урнашкан Ләчек авылында 25 гыйнварда мәчет ачыла. Бу мәчетне авыл халкы бергәләп күтәргән.
25 гыйнварда Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтариятенең конференциясе узачак.
Белгечләр, җырчылар һәм тамашачылар арасында "Татар моңы"н һәм "Татар җыры"н тәнкыйтьләүчеләр бар.
17 гыйнварда Татарстан баш архив идарәсе еллык эшенә нәтиҗә ясый. Идарә башлыгы Данил Ибраһимов архивларның татар тарихына багышланган документларны туплау эшен дәвам итәчәген әйтә.
14 гыйнварда Казанда Госман Садәнең йөрәге тибүдән туктады. Аңа 64 яшь иде.
Рус мәктәпләрендә укучылар татар телен өйрәнү төркемнәренә дөрес бүленми, республикада татар теле көндәлек кулланылышта булмаганга балалар аны өйрәнергә теләми.
Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов республикада балага исем кушканда сәяси шаукымга бирелмәүләрен әйтә.
Сочида эшләп кайткан татар егете төзелеш эшләренең алак-шалак оештырылуын белдерә. Яңа АТП 1 декабрьгә төзелеп бетәргә тиеш булган. Ул әле дә әзер түгел.
Яңа ел алдыннан Берлин филармониясендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин әсәрләре яңгырады.
"Ак Барс Аэро" җитәкчесе Петр Турбаев очышларга рөхсәт билгеләнгән вакытка караганда иртәрәк тә алынырга мөмкин дип белдерә.
Себертатар грамматикасы басылгач мәктәпләр өчен дәреслекләр язылачак. Себертатар телен саклап калырга теләүчеләр аның мәктәпләрдә дә укытылуын тели.
Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, Мәскәү 2014 елда Татарстанның эре сәнәгать ширкәтләрен үз кулына төшерергә омтылачак.
Татарстан президент атамасын үз куллары белән Мәскәүгә бирәчәк, түрәләр халыкара мәдәни чара уйлап табачак, халык атом станциясен төзүгә каршы чыгачак.
Чиркәү яндырып мөселманнарны гаепләргә омтылуның төбендә милләтара низаг чыгару теләге ята, дип белдерде алты көн ябылуда булган мөселманнарның берсе – Ренат Тимерша.
1998 елның 26 июнендә атып үтерелгән Нефтеюгански мэры Владимир Петуховның җәмәгате Фәридә Исламова ярлыканып иреккә чыккан Михаил Ходорковский тәүбәгә килер дип өметләнә.
Татарстанда татарча телефильм сценарийлары бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче урын беркемгә дә бирелмәде.
Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе чиркәү яндыруда шикләнелгән күпме мөселманның ябып тотылуын әйтми. Башка чыганаклар исә 7-15 кешенең ябылган булуын белдерә.
дәвам