1 августта Казан мөселман киносы фестиваленә бәйгегә үткән фильмнар игълан ителәчәк. Быел Татарстаннан кыска метражлы, документаль һәм анимацион фильмнар гына тәкъдим ителгән.
Универсиадага кадәр бер волонтерның һәлак булуын, волонтер кызның көчләнүен, полиция хезмәткәрләренең эчеп куылуын, ришвәттә тотылуын хокук саклаучылар яшерергә тырышкан.
Казанда татар милли оешмалары урнашкан йорт сатуга куелган. ФСБ безне урамга куып чыгарып эшчәнлегебезне туктатырга тели, дип белдерә иҗтимагый оешмалар вәкилләре.
Русиядәге иң зур татар авыллары булган Шыгырдан, Урта Әләзәндә дә Гали авылындагы кебек дини каршылыклар булгалый. Бу хакта Азатлыкка Әлбир хәзрәт Крганов белдерде.
Самар өлкәсендәге Гали халкы авылга күченеп килгән берничә гаиләне җирле ислам традицияләрен җимерүчеләр дип атый һәм авылдан чыгып китәргә киңәш итә.
“Татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак куллану кануны”н гамәлгә куюны сузган хөкүмәткә мәхкәмә янарга мөмкин. Бу хакта Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов белдерде.
Кама Тамагы районында табигый тыюлыкларны кулга төшерүгә каршы чыккан Игорь Сапатовны үтерделәр. Эшмәкәр Наил Сиразаев ришвәтчелекнең районга ныклап үтеп керүен белдерә.
Азәйрбайҗаннан Казанга кайтканда Шереметьевода "Азатлык" татар яшьләр берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны канун бозып тоткарлаганнар һәм тентегәннәр.
Бер ел элек Казандагы террор гамәлләре Татарстандагы дини-сәяси вәзгыятьне үзгәртте. Кайбер мөселманнар хәл яхшырды дип санаса, икенчеләре киресен әйтә.
Универсиадада татарлыкның ни дәрәҗәдә чагылуы турында эшмәкәр Алсу Исмәгыйлева, журналист Алсу Хәсәнова һәм яшьләр лидеры Тәбриз Яруллин белән әңгәмә.
Универсиада бюджеты йөзләгән миллиард белән исәпләнә. Спортчылар җибәрүче илләр дә чыгымнарның бер өлешен түли. Әмма нинди акчаның кая китүе ачык түгел.
Казан Универсиадасын 1936 елгы Берлин Олипиадасы белән чагыштырып ялгыз пикет үткәргән Айрат Җәмилов Универсиададан соң тормышның яхшыруын көтми.
Татар бүлегенә яңа җитәкче билгеләнгән. Галимнәр университетының филология һәм сәнгать институтында кыскартулар татар фәненә тискәре йогынты ясаячак дип исәпли.
Галимнәр арасында бу бүлек Мәскәү сәясәтен үткәрү өчен һәм тарихны язганда юнәлеш биреп торучы оешма буларак оештырылмый микән дип шик белдерүчеләр дә бар.
Русия җитәкчелеге икенче дөнья сугышында катнашканнарга да, әфган һәм чечня сугышы ветераннарына, сугыш кырында ятып калганнарның туганнарына тиешле акчаларны бирми.
Норлат районының Зирекле авылында яшәүче татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина иренең үлеменә китергән хакыйкать ачылырмы дип борчыла.
Татарстан фәннәр академиясе президиумының 4 июль утырышы кыскартуларга багышланды. Тарих институтында кыскартулар күп дигәндә сигез процент булачак.
Үз вакытында баласына татар телен укытмас өчен Русия конституция мәхкәмәсенә барып җиткән Сергей Хапугин чәршәмбе көнне Казанның Арча зиратында җирләнде.
Җыр-бию ансамбле Универсиада ябылышына татар рухы бирәчәк. Камал, Тинчурин театрлары иң яхшы әсәрләрен халыкара телләргә дә тәрҗемә итте.
Борынгы төрки-татар шәһәрләренең тарихы бүгенге сәяси, геополитик уеннарга дучар, дип белдерә татар, казакъ галимнәре.
дәвам