Accessibility links

Нәбиуллинны Шереметьевода канун бозып тоткарлаганнар һәм тентегәннәр


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Азәйрбайҗаннан Казанга кайтканда Шереметьевода "Азатлык" татар яшьләр берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны канун бозып тоткарлаганнар һәм тентегәннәр.

Шимбә кичендә, Мәскәү вакыты белән 18 сәгать 35 минутта Наил Нәбиуллин Бакудан Шереметьево һава аланына килеп төшә һәм ул 20 сәгать 20 минутта юлын дәвам итеп Казанга очарга тиеш була. Тоткарлау һәм тентү сәбәпле ул үз рейсына соңга кала, төнге 12 дә генә Казанга оча.

"Паспорт контроле үткән вакытта бик озак паспортымны тикшерделәр һәм документымны бирмичә генә, минем арттан барыгыз дип, бер бүлмәгә алып керделәр. Анда бер сәгать тирәсе тоткач гадәти киемдәге ике кеше килде. Мин алардан документларын сорадым, әмма күрсәтмәделәр. Минем таләпләрне санга сукмыйча багажымны алып җентекләп тикшерделәр. Бакудан алып кайткан бөтен китапларны карадылар, фотога төшерделәр. Азәрбайҗан милли демократик фиркасе миңа "Мактау кәгазе" биргән иде, аның күчермәсен алдылар. Бөтен әйберләрне, һәдияләрне җентекләп тентеделәр.

Аларны карап бетергәч, ноутбукны тикшерергә керештеләр. Анда Бакуда төшкән фотолар бар иде. Аларны карадылар. Аннары ноутбукны алып башка бер бүлмәгә чыгып киттеләр. Ике сәгать чамасы вакыт узгач кына керделәр. Минем ноутбук белән нәрсә эшләгәннәрен әйтмәделәр. Миңа калса, хәтерендәге бөтен әйберне үзләренә күчереп алган, йә булмаса берәр җайланма тыккан булырга тиешләр. Озак кына басым белән сорау алдылар, мине Русияне таркатырга тырышуда гаепләделәр. Казакълар һәм азәрбайҗаннар белән аралашканга тәнкыйтьләделәр", ди Нәбиуллин.

Ул бу канун бозып тентүне теркәп калу өчен телефонына яздырырга теләгән. Әмма үзләренең кем икәнлеген әйтмәгән кешеләр аның телефонын алганнар, кулланырга рөхсәт бирмәгәннәр. Нәбиуллин Бакудан кайтканда Мәскәүдә тикшерәчәкләрен алдан сизүен әйтә. Шуңа күрә ул багажына шик тудырырдай әйберләрне салмаган.

3 июльдән 20 июльгә кадәр Нәбиуллин Азәрбайҗанда булды. Ул бу сәфәрен милли оешмалар белән элемтәләрне ныгыту өчен оештырганлыгын әйтә.

"Соңгы 10 елда Татар милли оешмалары белән Азәрбайҗан милли хәрәктәләре һәм оешмалары арасындагы бөтен элемтәләр юкка чыккан иде. Азәрбайҗанның оппозициядәге иң зур һәм көчле "Мусават" фиркасе җитәкчесе һәм әлеге фирканең яшьләр канаты белән очраштым. Даими рәвештә аралашып торырга сүз куештык. Алар татар халкының хокукларын яклауда безгә теләктәшлек күрсәтәчәкләрен белдерделәр. Шулай ук Азәрбайҗанның милли-демократик фиркасе җитәкчесе Туфан бәй Керим һәм фирка әгъзалары белән очраштым. Милләтче яшьләр оешмасы белән дә элемтәләр булдырдык. Без 19 июль көнне "Азатлык" һәм әлеге оешма арасында килешү төзедек", ди Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, Азәрбайҗанның милли оешмалары мәгълүмат блокадасында булганга, Татарстандагы милли вәзгыять белән таныш түгел. "Без һәр оешма белән сөйләштек, алар безнең хакта, милләт алдында торган проблемнар күтәрелгән мәгълүматны даими чыгарып барачаклар", ди Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG