Канаданың Монреаль шәһәрендә 22нче тапкыр үткән Сабантуйга беренче тапкыр Казаннан җырчылар килде, беренче тапкыр көрәштеләр һәм гер дә күтәрделәр. 27 май Монреальгә "Ак Барс" каршындагы хоккей академиясе үсмерләре килә.
Азатлык "Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгән Рафаэль Зарипов һәм Марат Сабировның әниләре белән очрашты.
Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов "Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни мохтариятләрнең роле" дип аталган конференция алдыннан федераль автономия эшчәнлеген әйбәт итеп күрсәтергә тырышты.
Тубыл районы Әремцән авылы халкы җыен вакытында хакимият вәкилләре "сезнең авыл янында бернинди ширкәт тә төземибез" дип алдап киттеләр дип белдерә. Халык фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имзалар җыя.
Яңа гимназия директоры Илдар Сәяхов Азатлыкка: "9нчыга кадәр беркадәр фәннәрне татар телендә дә укыту турында уйлыйбыз, сыйныфтан тыш чаралар аша да татар мохитен булдырырга җыенабыз" дип белдерде.
Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле вәкилләре Пермь өлкәсе Барда районы авылларында булып халык биюләрен өйрәнеп кайтан.
Журналист Шаһидә Якуб сүзләренчә, Путин һәм Эрдоган 3 май Сочида үткән сөйләшүдә Сүрия мәсьәләсендә зур уңышка ирешә алмаган, чөнки Русия Бәшәр Асад ягында, ә Төркия - Сүрия оппозициясе тарафдары.
Кадим Нуруллин Казан үзәгендәге урамга күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә тәкъдим итте. Разил Вәлиев урам исеме генә түгел, аларга һәйкәл дә кирәк ди.
Нью-Йоркта БМО Гомум мәҗлесе чарасында һәм асаба халыклар даими форумы сессиясендә Русия оккупацияләгән Кырымда кырымтатарларның ачы язмышы турында сүз барды.
Казан бию мәктәбе укытучысы Нурбәк Батулла фикеренчә, Җәлил театрында милли әсәрләр аз куела дип офтанырга, татарга рус балет сәнгате белән ярышырга ярамый, ә Европадан өйрәнеп, үз бию юнәлешләрен булдырып, авангард театрлар ачып җибәрү кирәк.
Азатлык Татарстандагы министрларга Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк дип саныйсызмы дигән сорау юллады.
Сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов Мәскәү Миңнехановны вазифасыннан алган очракта, Татарстан халкы демонстрацияләр, эш ташлаулар, петицияләр һәм хәтта референдум белән каршы чыгачак дип саный.
Казанның "Иске шәһәр" перфектурасы җитәкчесе Марат Усманов Казан үзәгендә бер-бер артлы ике тарихи бина кыска ялганыш, йә булмаса бала-чага, сукбайларның ут белән саксыз кылануы сәбәпле янган булырга мөмкин ди.
"Галәм гыйбадәтханәсе"нең биштән дүрт өлешенә хуҗа Илгиз Ханов әлеге комплексны саклауда дәүләт белән хезмәттәшлеккә карата "дәүләт тыкшынган нәрсә банкротка әйләнә" дисә дә, ярдәмгә дә өметләнә. Дәүләт оешмалары бу комплекс язмышына карата әлегә фикер белдерми.
Тәбәрле халкы мәктәпләрен башлангычка калдыруга риза түгел. Әгерҗе районы мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина Тәбәрле мәктәбендә балалар саны бик аз булганга башлангыч итми булмый дип белдерә.
Быел "Мин татарча сөйләшәм" чарасы 12нче тапкыр үткәрелә. Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бу чара бәйгесенә яшь архитекторларның да кушылуы киләчәктә шәһәр йөзенең татарлыкка таба үзгәрүенә этәргеч бирер дип белдерә.
3 апрель Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Белгечләр аның китү сәбәпләрен төрлечә аңлата.
Татарстаннан хәрби хезмәткә быел язын ким дигәндә дүрт мең егет чакырылачак
Төмән өлкәсе татар яшьләре бердәмлеге оешмасы җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов сүзләренчә, яшьләр татарча белмәгәнгә чаралардан читләшә. Уйландыра торган, җитди чаралар күпләрне кызыксындырмый ди ул. Тусмөхәммәтов себертатар һәм Казан татары дип бүлгәләү милләтне бетерәчәк дигән фикердә.
Тубыл районы Хуҗайлан авылы халкы тугыз еллык мәктәпне башлангычка калдырып, балаларны урыс мәктәбенә йөртеп укытуга каршы. Район мәгариф бүлеге башлыгы Светлана Бастрон укучыларга яхшырак белем бирү өчен укучыларны Полуяновода укытырга телибез дип аңлата.
дәвам