8 апрель җиде кыз һәм җиде егет Төмән шәһәрендә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесенә чыга. Бәйге быел унынчы тапкыр үтә. Катнашырга теләүче яшьләр елдан-ел кими бара. Моннан ике-өч ел элек кенә сайлап алуда 40ка якын егет һәм кыз катнашса, быел 8 егет һәм 16 кыз килгән. Бәйге үткәрелә башлаган елларда 100гә якын егет һәм кыз катнашырга теләк белдерә, сайлап алу турлары да ике-өч көнгә сузыла иде.
Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы гына. Узган ел Гран-при ияләренә 200 мең сумлык сертификатлар бирелде. Аңа кадәр машиналар бүләк иткән еллар да булды.
"Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесен Төмән өлкәсе татарлары конгрессы, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге үткәрә. Төмән өлкәсе татар яшьләре бердәмлеге оешмасы – төп ярдәмчеләрнең берсе. Бердәмлек җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов сүзләренчә, яшьләр татарча белмәгәнгә, бу бәйгегә килергә тартына. Азатлык Тусмөхәммәтов белән Төмән өлкәсендә яшьләрнең татар чараларына мөнәсәбәте, аларны ниләр кызыксындыруы турында сөйләште.
– Сезнең оешма "Себер йолдызы", "Татар егете" бәйгесен үткәрергә булыша. Ә нигә катнашырга теләүчеләр алай күп түгел. Төп сәбәп нидә соң?
– Монда беренче сәбәп – алар татар телен белми. Татар телен белмәгәнгә, бу бәйгедә катнашырга оялалар. Бөтен җир өчен дә җитди проблем бу. Татар яшьләрен төрле чараларга чакыра башласак, "уй, мин татарча белмим бит" дип әйтәләр.
"Себер йолдызына" татарча белгәннәрнең генә килүе – ул бер яктан яхшы. Татарча белмәгәннәрне бу бәйгегә алмауларына мин шатланам гына.
– Төмәндәге татар яшьләре төрле чараларга теләп катнашамы? Активлармы алар, әллә сүлпәнлек сизеләме?
– Үзебез дә яшьләрне ничек итеп эшебездә катнаштырыйк икән дип баш ватабыз. Аларның сүлпәнлегенә карата җавап та табып булмый, үзебез дә белмибез. Яшьләр белән күрешәбез, сөйләшәбез, сезгә нәрсә кирәк дип тә сорыйбыз. Аларга күңел ачу чаралары гына кирәк. Башларын эшләтәселәре килми. Килеп бииләр дә, кайталар да китәләр.
Без Кышкы Сабантуй үткәрдек. Анда ни булды дисәгез, килделәр, тимер аякта шудылар, төрле ярышларда катнаштылар һәм кайтып та киттеләр. Башлары авыртмый. Алар мондый чараларга вакыт үткәрү өчен генә килә.
– Димәк, яшьләр татар дискотекаларын да ярата булып чыга?
– Хәзер бездә дискотекалар "tatar party" форматында уза. Елга дүрт тапкыр була. Казаннан артитстлар, җырчылар, диджейлар килә. Халык җыя алмаган артистлар безгә, Төмәнгә килә. Яшьләр бу чарага йөри, әмма алар өчен артистның булу-булмавы зур әһәмияткә ия түгел. Алар биергә дип килә.
Элегрәк авылларда яшьләр сугыша иде
Авылларда да "авылпати" булып тора. Бу эшне заманында, 2008 елда безнең оешма башлаган иде. "Шаянпати" дип атадык без аны. Элегрәк авылларда яшьләр сугыша иде һәм аны бетерү өчен бу чараны башлап җибәрдек. Бер авылдагы яшьләр икенче авылга килеп бер-берсен белеп, танышсын, аралашсын һәм дус булсын дип оештырдык. Кеше күп йөрде бу чарага, аннан соң яшьләр үзләре үткәрә башлады. Тик бию генә булганда файдасы юк дип уйладык та, хәзер бу чараны үткәрми башладык. Без яшьләр татар милләтенең киләчәге турында да уйлансын иде дип телибез.
– Яшьләр арасында мин – татар дип горурлану артуга таба барамы, әллә кимиме?
– Төрлечә. Үземә килгәндә мин – татар дип горурлану 20 яшь тулгач башыма килде. Күпләр мин – татар дип горурлана. Горурланмасалар да хәзер татар булуларыннан оялмыйлар. "Мин татарлыгымнан оялган идем, ә менә яшьләрнең бергәләшеп татар чараларын үткәрүен күреп, горурлана башладым", дип әйтүчеләр дә бар.
Төмән татар яшьләре бердәмлеге шәһәрдә Сабантуй үткәргәндә булыша. Без бөтен милли уеннарны да оештырабыз. Волонтерларны чакырабыз. Социаль челтәрләрдә Сабантуйны оештырырга волонтерлар кирәк дип язуга ук, күпләр оештыру эшендә катнашырга теләк белдерә һәм әнә шунысы бик шатландыра. Шунда безнең белән танышып эшчәнлегебезгә кушылганнар да бар. Безнең оешма Төмән өлкәсе татар конгрессы, Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге үткәргән чараларда гел ярдәм итәргә тырыша.
– Авылларда яшьләр күбрәк кайсы телдә сөйләшә соң?
– Кайда ничек инде. Мисал өчен, Төмәннән 20 чакрым ераклыктагы Шыкчаны алсак, анда үзара себертатарча сөйләшәләр. Төмән тирәсендәге авылларда үзара русча гына сөйләшүчеләр дә бар. Тагын бер кызык ягы бар – авылда үз телләрендә сөйләшәләр, әмма шәһәрдә очратсаң, алар русча гына аралаша. Алар авылдан булуларын белдермәс өчен русчага күчәләр.
– Татар яшьләрен берләштерү өчен тагын нинди чаралар үткәрәсез соң?
– Апрель аенда без Төмәндә "Фатирник" чарасын үткәрәчәкбез. Ул бездә бик популяр. Яшьләр кайчан булачак дип гел сорап торалар. Безнең бу чарага җыр һәм шигырь сөючеләр җыела. Кем гитарада, кем фортепианода уйный. Русча җырларны татарчага тәрҗемә итеп тә җырлыйбыз. Кем гармун тарта. "Фатирник"ка 80ләп кеше җыела. Хәтта бер белмәгән яшьләр дә килә.
Безнең Төмән яшьләре Вконтактеда һәм Instagram-да утыра. Алар чараларыбызга шуннан белеп килә. Без булачак һәм булган чараларыбыз турында бөтен мәгълүматны Instagram-га кертәбез. Яшьләрнең язмаларны бөтенләй укып утырасы килми, аларга рәсем генә кирәк.
– Смартфонда үзеңә кызыгын гына карадың да, киттең. Бөтен дөнья бер челтәрдә мәш бетә. Ничек уйлыйсыз, бу татарлыкка тискәре йогынты ясамыймы?
– Андый куркыныч бар ул. Ул бер татарга гына кагылмый, бөтен илләр өчен дә андый проблем бар дип уйлыйм. Татарлык белән кызыксынучылар барыбер үзенә кирәкне таба ул.
– Төмәндә булган чараларны калдырмаска тырышучылар гомум татар санының ничә процентын тәшкил итә дип уйлыйсыз?
– Активлар 10 процент дип әйтер идем. Калганнары йә бер чарада да катнашмый, йә килеп карап китәргә мөмкиннәр. Инде концертлар турында әйтсәк, яшь артистлар килсә, яшьләр бара. "Татарча солянка"да гел яшьләр җырлаганга, алар Төмәнгә килгәндә яшьләр ярты зал була. Өлкәнрәк артистлардан яшьләр Салават Фәтхетдинов концертына йөри.
Төмәнгә Камал тетары килсә иде дип хыялланабыз
Без хәзер халык татарча спектакльләргә күбрәк йөрсен өчен тырышабыз. Төмәнгә Камал тетары килсә иде дип хыялланабыз. Халык театрга йөрсә, димәк аның мәдәнияте бар дигән сүз. Театрга йөрми башласа, мәдәният бетте дигән сүз. Җырлап-биеп кенә ерак китеп булмый, татар озак яши алмаячак.
– Үзегез яшьләр белән театр куярга теләмисезме?
– Андый тәҗрибә булды. Яшьләр җыелып Галиәсгар Камалның "Беренче театр"ын күрсәтте. Кеше аз иде. Төмәндә даими эшли торган татар театры булса, хәлләр күпкә яхшырыр иде. Үзешчән театрлар әлегә тамашачы җыя алмый. Татар телен белмәү дә монда зур проблем булып тора.
– Төмәндә безнең себертатар телебез, безнең мәдәниятебез аерым, ул – башка, аны үстерү кирәк дигән күтәрелеш бар. Бу күтәрелешне ничегрәк бәялисез?
Казан татары себертатарны кага дигән фикерләр дә бар
– Мин үзем себертатар егете. Себертатар телен какмыйм. Телебезне өйрәнү һәм үстерү кирәк. Ул телдә китаплар чыксын. Миңа аларның "без – башка халык" дигән идеологияләре ошамый. Без әнә шулай итеп Казан татарларын кагабыз булып чыга. Казан татары себертатарны кага дигән фикерләр дә бар. Белмим, бу фикер каян килеп чыккандыр. Мин синеке һәм минеке дип бүленү яклы түгел, чөнки – без татарлар болай да аз. Үзара бүлгәләшеп ятсак, бөтенләй бетәчәкбез. Безгә берләшү кирәк.
– "Без – башка халык" дигәнне хупламый торган яшьләр күпме соң?
– Безнең оешмада бергә эшләгән яшьләр барыбыз да бер уйда. Без бер халык дип әйтәбез. Оешмабызда Казан татарлары, себертатарлар, башкортлар да бар. Без һәрберебезнең үз телебез барлыгын да беләбез. Без – дуслар һәм без – бер халык дип танырга телибез. Әгәр син әдәби телне өйрәнәсең икән, үз себертатар телеңне беркайчан да онытмаячаксың.
* * * *
Төмән өлкәсе татар яшьләр бердәмлеге оешмасы 2014 елның мартында Русия юстиция министрлыгында теркәлеп, эшчәнлеген башлады. Вконтактедагы төркемнәренә 5150дән артык кеше язылган.