Башкорт әйдәманы Фәнзил Әхмәтшинга “экстремист өндәмәләр яңгыраткан” дигән яңа җинаять эше ачылды.
11 декабрь көнне “Күк бүре” башкорт оешмасы Уфада Фәнзил Әхмәтшинны төрмәдән азат итү таләбе белән пикет уздырды.
10 декабрьдә Уфадагы Ленин мәйданында узган урам җыены үзенең киң колачлы һәм бик кызу булуы белән аерылып торды.
Уфада яшәүче күренекле татар галиме, филология фәннәре һәм педагогия докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллинга 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны хөрмәтләү чаралары башлана.
Уфадагы күренекле татар галиме һәм талантлы язучы Суфиян Поварисов Башкортстанның халык язучысы исеменә лаек булды. Шушы югары исемнең билгеләрен аңа 9 декабрь көнне Башкортстанның Хөкүмәт йортында вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина тапшырды.
10 декабрь көнне Уфада Русия думасына сайлаулардагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдергән урам җыены үтәчәк.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Наилә Алтынова әйтүенчә, кайбер хокук бозулар хакында мәгълүматлар алына.
Уфада яшәүче танылган татар галиме, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Италиядә узган халыкара семинарда катнашып кайтты. Анда ул ике доклад белән чыгыш ясаган.
4 декабрь үтәчәк сайлауга әзерлек барышында әлләни җәнҗаллар чыкмаса да, кайбер киеренкелекләр булып тора.
Русия думасына сайлау алдыннан хакимият фиркасе “Бердәм Русия” һәм аңа каршы фиркаләр бер-берсенә гаепләр ата.
Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге эшли башлауга егерме ел тулды. Шушы уңайдан анда төрле чаралар оештырыла. Ә төп тантаналы кичә 25 ноябрь көнне үтте.
Кайбер хәбәрләргә күрә, район башлыклары сайлау урыннарында эшләүчеләргә “Бердәм Русия” өчен тавыш бирергә өнди.
17 ноябрь көнне Уфада Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән танылган татар рәсамы Александр Ивановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Башкортстан Милли музеенда эшли башлаган “Җиз өслегендәге әкиятләр” дип аталган экспозициягә автор 34 эшен урнаштырган.
Уфада яшәүче танылган татар галиме, Башкортстан дәүләт университетының милли икътисад кафедрасы профессоры Касыйм Йосыпов, икътисад кризисының икенче дулкыны Русиягә, шул исәптән Башкортстанга да каты бәрәчәк, дип фаразлый.
Медведевның сәфәре, рәсми әйтелмәсә дә, алдагы сайлауларга әзерлек дәрәҗәсен тикшерүгә багышланачак дип көтелә.
Башкортстанның Учалы районында тагын бер үсмер үз-үзенә кул салды. 15 яшьлек кыз 9 ноябрь кичендә асылынып үлде.
Уфада яшәүче танылган татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка 70 яшь тулды.
Башкортстанның наркотиклар әйләнешенә каршы хезмәте быелгы ун айлык эшчәнлеккә йомгак ясаган. Нәтиҗәләр күңелле түгел – республикада наркотикларга бәйле җинаятьләр янә дә арткан.
Уфадагы күренекле татар галиме, мөгаллим һәм язучы Рәиф Әмиров бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. 10 ноябрь көнне аны рәсми котлау чаралары оештырыла.
Башкортстанның Стәрлебаш районында татар мәдәнияте көннәре үтте. Төп тантана данлыклы Бузатта оештырылды.
дәвам