Русия дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстандагы бүлеге дә күп тавыш җыеп беренче урынны алды. Әмма хакимият һәм Үзәк сайлау комиссиясе бәян иткән саннарга ышанмаучылар да җитәрлек. “Бердәм Русия” фиркасе өчен тавыш биргән кешеләрнең санын арттырып күрсәтү өчен ялганлашулар, хәрәмләшүләр булды дип раслаучылар каршылык чарасына чыгарга җыена.
Андый беренче җыен 5 декабрь көнне Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе бинасы янында үткән иде инде. 8 декабрь көнне тагын бер шундый җыен республика Хөкүмәте йорты янындагы Матросов исемендәге ял бакчасы мәйданында да үтте. Чыгыш ясаучылар сайлаулар нәтиҗәләренең “Бердәм Русия” файдасына бозып күрсәтелүе хакында әйтә. Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Наилә Алтынова сүзләренчә, сайлау тартмаларына күпләп артык бюллетеньнәр ташлау очраклары турындагы хәбәрләр расланмаган.
Әмма рәсми нәтиҗәләр белән килешмәүчеләр дә бар. “Азатлык” радиосына мөрәҗәгать иткән һәм исемен әйтмәүне үтенгән бер ханым канун бозуларның адым саен булуын раслады. Бу ханым үзенең бишенче тапкыр инде төрле сайлауларда участок сайлау комиссиясе әгъзасы булуын әйтә. “Инде бу юлы, бәлки, хәрәмләшүләр булмас дип уйлаган идем, әмма өметләр акланмады. Безнең сайлау участогында “Бердәм Русия” фиркасе өчен әллә ничә төрле юл белән арттырып язулар булды”, ди бу ханым.
Участок сайлау комиссиясе әгъзасы булган әлеге ханым раславынча, сайлау урыннарына беркетелгән полиция хезмәткәрләре дә хәрәмләшүләрне күрмәмешкә салышкан. “Кара исемлекләр” буенча берничә урында сайлаган кешеләр дә хисапсыз булды. Бу ханым әйтүенчә, төбәк сайлау комиссияләрендә әгъза булучыларның байтагы үзләре дә, канун бозуларны күңелләре белән өнәмәсә дә, моңа каршы чыга алмый.
“Беркемнең дә хәзерге авыр шартларда эшсез каласы килми, шуңа да мондый оятсызлыкка күз йомарга һәм килешергә мәҗбүр алар. Бу хәл шулкадәр җирәнгеч һәм хакимиятләргә ышанычны тәмам бетерә торган күренеш”, ди исемен атамауны сораган ханым.
10 декабрь көнне Уфа үзәгендәге Ленин мәйданында дәүләт думасына сайлауларның канунсыз булуына ризасызлык чарасы үтәргә тиеш. Урам җыенына 300дән алып берничә меңгә кадәр кеше чыгар дип көтелә.