Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылы кешеләре бу көннәрдә зур кунаклар кабул итә. Танылган җырчы Алсуның гаиләсе һәм аның әти-әнисе бирегә кунакка кайтты.
Екатеринбург шәһәрендә 2 июль көнне үтәчәк федераль Сабан туена Башкортстан вәкиллеге дә бара. 60тан артык кеше кергән төркемдә татар милли оешмалары әгъзалары, галимнәр, мөгаллимнәр, сәнгать осталары, спортчылар һәм башка һөнәр ияләре бар.
24 июнь көнне Башкортстанда ике ел элек кулга алынып, 10 көн төрмәдә утырып чыккан блоггерларга карата чираттагы мәхкәмә утырышы үтте. Әлеге утырыш эшнең очы-кырые күренмәвен дәлилләде.
Башкортстанда әдәби иҗатчыларның “Ак торна” исемле яңа халыкара бәйгесенә башлангыч бирелде. Ул бәйге төрки телле шагыйрьләрнең әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр арасында оештырыла.
Башкортстандагы киң билгеле татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киеков) тууына 17 июньдә 185 ел тулды. Шушы уңайдан аны искә алу чаралары башланды.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 17 июнь көнне Петербурда узган халыкара икътисад җыенында катнашты.
Башкортстанда 93 ел дәвамында татар телендә чыгып килүче “Кызыл таң” гәзите заманча технологияләргә йөз тота. Шушы көннәрдә абруйлы басманың яңа башлангычлары тәкъдим ителә.
Тоткарлаулар Бөре һәм Салаватта оештырылган. Кулга алынучылар “Хизб-ут Тәһрир” оешмасы тарафдарлары диелә.
Русия федераль мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләренең Башкортстанга эш сәфәре дәвам итә. 7 июнь көнне алар, Уфада берничә очрашуда булганнан соң, Гафури районына китте.
“Башкортстан татарлары” иҗтимагый берлеге дә “Гомумрусия халык фронты”на керергә булды.
100 миллион сумлык зыян китергән фаҗига өчен гаеп хәрби саклагычта хәрби хезмәт үтүче солдат җилкәсенә төшкән.
18 май көнне “Салават Юлаев” хоккей клубы үзенең Гагарин кубогында чемпион булуын бәйрәм итә. Зур тамашага Мәскәүдән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.
Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге эш урынына ия булды. Уфа үзәгендә урнашкан иң матур бинада вәкиллеккә дүрт бүлмә бүлеп бирелде.
Башкорстанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә. Аларның чираттагысы Башкортстан дәүләт университетында үтте.
Күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов Уфадагы дәваханәнең реанимация бүлегеннән гадәти бүлмәгә күчерелгән. Бу хакта Башкортстан президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, күренекле джаз музыканты Олег Киреев белдерде.
Башкортстан халкының 12 проценттан артыгы хәерчелекнең аръягында көн күрә. Бу хакта хөкүмәт утырышында бәян ителде.
Башкортстанда якын арада ук хөкүмәт рәисе тәгаенләнер дип көтелә. Бу вазифага яңарак вице-премьер итеп билгеләнгән Марат Мөлеков тәкъдим ителәчәк дигән фаразлар бар.
Уфада яшәүче танылган шагыйрә Фәния Гафар кызы Чанышева Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып үсә. Халкыбызга әллә никадәр затлы-зыялы шәхесләр биргән авыл ул. Татар морзалары Чанышевлар, Еникеевлар, Кинзикеевлар бу якларның данын бик еракларга таныткан. Фәния ханым белән сөйләшүебез шушы хакта фикер алышудан башланды.
Башкортстан егетләре арасында 18-19 яшьлек кенә булып сугышка алынган һәм утлы юлларны үтеп туган якларга исән кайткан милләттәшләр арасында күренекле галим һәм язучы Суфиян Поварисов та бар. Җиңүнең 66 еллыгын да күрергә насыйп булды аңа.
II дөнья сугышында җиңүнең 66 еллыгы Уфада да зурлап билгеләнде. Кайбер чараларда җитәкчеләр дә катнашты.
дәвам