Хәбәр ителүенчә, Рим Хәсәнов 5 майда бик авыр йөрәк өянәге кичереп, Уфадагы дәваханәләрнең берсенә салынган иде. Башта ук реанимация бүлегенә урнаштырылган талант иясе гомерен коткару өчен Башкортстан президенты хакимияте дәрәҗәсендә һәм республика Саулык саклау министрлыгы җитәкчеләре ярдәме белән зур тырышлык салынды.
Олег Киреев әйтүенчә, Рим Хәсәнов кебек бөек шәхесләр республикада санаулы гына, шуңа күрә дә аның исән булуы бик тә кирәк. Талантлы иҗаты белән милли музыка сәнгатебезне үстерүгә биниһая зур өлеш керткән Рим Хәсәнов бүгенге көндә нибары 3 мең сум күләмендә пенсия ала. Олег Киреев әйтүенчә, Рим Хәсәнов кебек талант ияләренә ярдәм итү өчен, махсус грантлар һәм ярдәм фондлары булдыру кирәк. “Башкортстан хакимиятләре хәзерге көндә бу мәсьәләне җайлау өстендә эш алып бара”, диде ул.
Озак еллар буе Башкортстанның элекке хакимиятләре тарафыннан кысылган һәм тыелган шәхес булган Рим Хәсәнов, күп вакытын республикадан читтә үткәрә иде. Иҗатының кайбер уңышлы проектларын да ул Мәскәүдә һәм Казанда тормышка ашырды һәм Тукай исемендәге дәүләт бүләген дә алды.
Башкортстанга яңа президент килгәч, үз республикасында да иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр алды Рим Хәсәнов. Соңгы бер ай эчендә Уфада байтак очрашуларда да булды ул. Шул кичәләрдән соң булган күңел күтәренкелеге аны иҗатта яңа башлангычларга да дәртләндергән.
Рим Хәсәновка, әлеге авыр хәлендә, рухи һәм матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә арта. Башкортстан дәүләт филармониясе артистлары атаклы композиторны дәвалау һәм алдагы айларда ялын оештыру өчен, акча туплау максатында хәйрия концерты бирергә карар итте. Бу тамаша май аенда үтәргә тиеш дип көтелә.