Санкт-Петербургтагы бер корабта фаҗигале һәлак булган Башкортстан татар егете үлеме өчен җаваплы командирлар хөкем алдына баса.
Башкортстанда быелгы халык исәбен алуга әзерлекне рәсми оешмалар да, төрле милләтләрнең милли-мәдәни үзәкләре дә киң җәелдерә. Рәсми матбугат та бу эшкә кереште.
Башкортстанда бу ел башы милиция хезмәткәрләренең бер-бер артлы мордар китүе белән башланып китте. 14 гыйнвар көнне тагын бер милиция хезмәткәре асылынып үлде.
Башкортстанда бу елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Республикадагы төп рәсми татар басмалары укучыларын саклап калуга ирешкән.
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 80 яшь тулды. Гыйнвар азагында туган ягында аның иҗат кичәләре үтәчәк.
Башкортстан татар милли оешмалары 2010 елдагы беренче киңәшмәсен үткәрде. Анда алдагы җанисәпкә әзерлек турында фикер алыштылар. Сөйләшүдә төп сүзне танылган татар галиме, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков алды.
Сәлам, хөрмәтле тыңлаучылар! Яңа гына аяк баскан өр-яңа 2010 ел белән ихлас котлауларымны кабул итегез.
Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан татар егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаеплеләргә җәза бирү, гаделлек юллау өлешчә гамәлгә ашты.
Башкортстан премьер-министры 2009 ел республика өчен уңышлы тәмамлана дип белдерә. Һәрхәлдә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, уңышлы ди ул.
Русия Думасына Башкортстаннан сайланган депутат Андрей Назаров фикеренчә, Зәки Вәлиди фашист Германиясе җитәкчеләре белән хезмәттәшлек иткән, советларга каршы эшчәнлек алып барган, ә Башкортстанда аны зурлау, хөрмәтләү белән шөгыльләнәләр.
18 декабрь көнне Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда корылтайның яңа рәисе сайланды.
Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутатлар республика түрәләре гамәлләрен тикшерүне таләп итә. Рәсми затлар да канунга буйсынырга тиеш, ди алар.
Уфа шәһәре Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч яшь-җилкенчәккә карата эшне башлый. Җинаятьче егетләр кара тәнле талипны кыйнауда гаепләнә.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында бүген Башкортстан өчен күңелсез гамәл эшләнде. Уфадан Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган элекке түрә зур дәрәҗә алды.
Башкортстан прокуроры республика хөкүмәте рәисенә рәсми оешмаларның башкорт милләтчеләрен дәртләндерүгә карата дәгъвасын җибәрде.
Соңгы елларда бәйрәм буларак билгеләнгән Башкортстан Конституциясе көне быел гамәлдән чыгарылды. Сәбәбе – аның Русиянеке белән яраклаштырылып бетүендә.
Уфада татар телендә чыгучы “Атна” гәзите татар кызлары арасында бәйге оештырды. “Атна” гүзәле-2009” конкурсы тамашачылар өчен дә зур бәйрәм булды.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры оештырылуга 90 ел тулды. Шушы уңайдан 11 декабрь данлыклы театрда бәйрәм кичәсе.
Русия армиясендә православ дин әһелләре эш башлый. Хәрби бүлекләрдә муллалар булмаса, мөселманнарны да урыс атакайлары хезмәтләндерә ала.
Уфада Русиядәге төп мөселман үзәкләре җитәкчеләре очрашуы булып үтте. Анда ислам дини оешмаларын берләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге очрашу баш мөфти, Русиянең Үзәк Диния нәзараты рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәкъдиме белән оештырылды.
дәвам