Уфа шәһәре Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч яшь-җилкенчәккә гаепләүләрне раслады. Алар, милли нәфрәт, күралмаучылык нигезендә, кара тәнле талипны кыйнауда гаепләнә.
Русия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсенең элекке җитәкчесе белән аның урынбасары өстеннән җинаять эшенә мәхкәмә карарлары игълан ителде.
Уфада сигезенче тапкыр оештырылган “Туган тел-2009” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше булып үтте. Илледән артык яшь башкаручы катнашкан ярышма яңа талантларны ачыклады.
Башкортстан премьеры Раил Сарбаевка кагылышлы гаепләүләр янә яңарып китте. Аңа өмет ителгән президент кәнәфие томан артына кача кебек.
Уфада 4 декабрь көнне “Туган тел-2009” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше башлана. Анда алтмышка якын яшь башкаручы катнаша.
Башкортстаннан берничә төркем вәкиллек Пермь краена китте. Якташлар анда 3 декабрьдә башланган “Мөселман дөньясы – 2009” исемле форумда катнаша.
Уфада 3 декабрь көнне Башкортстан дәүләт университетының 100 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Тантаналарында катнашу өчен, Русиянең күп төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән университетлар ректорлары, проректорлары, галимнәр килде.
Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков Уфага эш сәфәренә килде. Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре белән очрашып сөйләшүләр үткәрде ул биредә.
Башкортстанда киләсе ел Республика елы булачак. Бу хакта дүшәмбе көнне узган БР президенты шурасы утырышында карар ителде.
Башкортстанда да җомга көн Корбан бәйрәм башланган көн булды. Республика халкы өчен рәсми ял көне дә ул.
Башкортстанда 2010 елга кабул ителгән бюджет күләме белгечләр арасында күп сораулар уятты. Киләсе ел бюджетының 13 миллиард сум дефицит белән кабул ителүе сәбәпче моңа.
Башкортстан Берләшкән оппозициясе шимбә көнне Уфада урым җыены оештыра. Анда хакимиятләргә каты таләпләр куелачак.
Ульяновскидагы “31нче арсенал” хәрби саклагычында дүшәме көнне булган шартлауда Башкортстан хәрбиләре һәлак булды. Алар анда ун көн элек булган шартлаулар нәтиҗәләрен бетерү өчен җибәрелгән булган.
Федераль Таможня хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы, генерал-майор Нәҗип Галикәев тагын да җаваплырак эшкә күчерелә.
Башкортстан депутатлары наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләләрен парламент тыңлауларында тикшерде. Анда галимнәр, табиблар да катнашты.
Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге президиумы рәисе, академик Марат Юнысовка карата җинаять эше ачылды. Аны канунсыз фатир алуда гаеплиләр.
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Озын көй” башкорт җырлары бәйгесе тәмамланды. Анда гран-прины татар җырчысы яулады.
Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, БР Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов белән әңгәмә.
Башкортстанның Благовещен шәһәрендә яшәүче Дмитрий Антипин республика милициясе өстеннән биргән мәхкәмә шикаятендә җиңеп чыкты.
Башкортстанда да Русия президенты Дмитрий Медведевның федераль җыенга еллык юлламасына карата фикерләр әйтелә башлады. Алар бер төрле генә түгел.
дәвам