Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаеплеләр җәза алсын


Санкт-Петербургтагы бер корабта фаҗигале һәлак булган Башкортстан татар егете үлеме өчен җаваплы командирлар хөкем алдына баса.

Әле “Вице-адмирал Кулаков” корабының алты югары хәрби җитәкчесе вазыйфаларыннан алынган. Башкортстаннан Санкт-Петербургка хәрби хезмәткә чакырылган татар егете Артур Каюмовның фаҗигале үлеме турында хәбәр иткән идек инде. Бу хәл декабрь башында булган иде.

Артур Каюмов үзенең бертуган энесе Альберт белән бергә “Вице-адмирал Кулаков” корабында хезмәт итә. Декабрь башында, анда төзекләндерү эшләре барганда, янгын чыга. Ут кабынуга эретеп ябештерү вакытында очкан очкыннар сәбәпче була. Очкыннар корабның матраслар һәм башка урын-җир әйберләре яткан аскы өлешенә эләгә һәм аны, күз ачып йомганчы, ялкын ялмап ала.

Янгынны сүндерергә 21 яшьлек матрос Артур Каюмовны төшереп җибәрәләр. Әмма, противогазы төзек булмыймы, башка сәбәптәнме, Башкортстан егете төтенгә тончыга. Аны коткарырга энесе Альберт ашыга. Әмма ул да төтенгә тончыга башлый. Шуннан соң гына, башка матрослар, аларның икесен дә өскә күтәреп чыгара һәм дәваханәгә озата. Кызганычка каршы, Артур Каюмовны коткару мөмкин булмый инде. Аның үлеме хакында хәрби җитәкчеләр башта берничә көн хәбәр дә итми. Шуннан уллары Альберт Уфага шалтыратып әйткәч кенә, ата-анага кайгы уртаклашу хаты килеп төшә.

Артур белән Альберт хәрби хезмәткә ярты ел элек кенә чакырылган була. Егетләрнең әнисе Лина ханым бу кайгылы хәбәрне башта бары тик интернеттан укып белүен генә әйтә. “Хәрби җитәкчеләрнең ваемсызлыгына исең китәрлек, нәфрәтем җитми аларга. Гаеплеләр үз җәзасын алсын иде”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG