Уфада Пермь крае башкортлары мәдәнияте көннәре дәвам итә. Бу чара 12 ноябрь көнне башланып китте.
Башкортстан диния нәзаратлары һәм мәчетләре оештыруы белән изге Хаҗ сәфәренә тупланган дин кардәшләр быел азрак. Моңа икътисадый төшенкелек тә сәбәпче.
Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерлекне “Без - татарлар!” ораны астында алып барачак. Бу хакта татар милли оешмаларының киңәшмәсендә әйтелде.
Башкортстанның Салават шәһәренең элекке мэры Хәлил Рәхимовны билгесез кешеләр, йортына кереп, каты кыйнаган һәм куркытып байтак акчаларын талап чыгып киткәннәр.
Интернетта урнаштырылган җәнҗаллы аудиоязмаларда Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев сөйләве расланган. Эксперт тикшерүе нәтиҗәсендә шулай әйтелә.
Уфа мәктәпләрендә укучы балаларның көзге каникуллары тагын бер атнага озайтыла. Бу хакта республика премьеры Раил Сарбаев белдерде.
Башкортстан татар милли оешмалары алдагы җанисәпкә әзерлек турында киләсе атнада үтәчәк сөйләшү хакында фикер алыштылар.
Атнакич матбугат чараларына Уфадагы 25 яшьлек егетнең бу хастадан вафат булуы да хәбәр ителде.
Кайбер интернет сәхифәләрдә Башкортстан премьер-министры тавышына охшаган аудиоязмалар урын алды. Аларда Раил Сарбаев ямьсез сурәттә күз алдына баса.
Җомга көнне Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Республикадан 50 меңнән күбрәк кеше Сталин сәясәте тегермәненә эләккән.
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Анда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров мәсьәләсе тагын күтәрелде.
Франция мәхкәмәсе берничә илнең ватандашы булган эшкуар Аркадий Гайдамакка карата 6 ел төрмә җәзасын чыгарды. Миллиардер Гайдамакның бизнесы Башкортстан белән дә бәйле.
“Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге секретариаты башлыгы Энгельс Колмөхәмәтов вазыйфасынан китте. Моның артында төрле сәбәпләр ята, диләр.
Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы үтте. Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның Уфага сәфәрен тикшерүгә багышланды ул.
Берничә кешене үтертүдә шикләнелүче элекке сенатор Игорь Изместьев Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовны гаепле дип саный. Бу хакта ул мәхкәмәдә белдерде.
“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа галимнәре өстеннән тикшерү дәвам итә. Тиздән чираттагы мәхкәмәләр көтелә.
Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Башкортстан идарәсе наркотиклар әйләнеше арта баруын билгели. Бу хакта идарә башлыгы Валерий Кокин журналистлар белән очрашуда әйтте.
Башкортстан композиторлары бу якшәмбедә үзләренең корылтаен үткәрә. Анда башкарылган эшләргә хисап ясалачак һәм яңа идарә сайланачак.
Башкортстан татарлары атнакич көнне ашыгыч утырышта Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның Уфага сәфәрен тикшерде.
Уфада, Милли яшьләр театрында республика театрлары бәйрәме башланды. Ул халык шагыйре Мостай Кәримнең 90 еллыгына багышлана.
дәвам