Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотиклар зәхмәте җәелә


Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Башкортстан идарәсе наркотиклар әйләнеше арта баруын билгели. Бу хакта идарә башлыгы Валерий Кокин журналистлар белән очрашуда әйтте.

Мәгълүмат чаралары вәкилләре белән сөйләшүдә Башкортстанда наркотикларга бәйле вәзгыять турында тәфсилле мәгълүматлар бирелде. Башкортстанга наркотиклар агымы һаман саен арта бара. Бу елның башыннан Башкортстанда әфьюннәргә бәйле 800 дән артык җинаять теркәлгән. Бу исә, 2008 ел белән чагыштырганда, 12 процентка артыграк килеп чыга.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы Валерий Кокин әйтүенчә, барлык ачыкланган җинаятьләрнең 500дән артыгы авыр џәм бик авыр җинаятьләр исемлегенә керә.

“420 очрак әфьюннәр белән алыш-биреш итүгә бәйле. Республикада тикшерелгән җинаять эшләренең 86сында җинаятьчел төркемнәрнең катнашкан булуы мәгълүм. Шулай ук 40тан артык наркопритон эшчәнлегенә чик куелды”, - ди В. Кокин.

Башкортстанга әфьюннәр, нигездә, Әфганстан, Таҗикстан, Үзбәкстан тарафларыннан килә. Җинаятьчеләр зур-зур төркемнәргә дә берләшеп үзләренең кырын гамәлләрен киң җәелдерә.

Әлеге иң төп бурычларга кагылып Валерий Кокин транспортта наркотиклар күчерүне тикшерүне көчәйтәчәкләрен әйтте. Аптекалар эшчәнлеген контрольгә алу да мөһим, диде ул. Соңгы арада Башкортстандагы аптекаларда һәм төрле кечкенә киоскларда тәмәке итеп тарту үләннәре сатылуы да ачыкланды. Хәзер аларны тикшерүгә дә игътибар артырылган.

Башкортстанда наркотиклар белән мавыгып авыр чиргә таручыларны коткару юнәлешендә яңа башлангычлар да бар. Быел республикада наркотиклар кулланудан үзләре котыла алмаучыларга ярдәм итүче ислам реабилитация үзәге булдырылды. Шундый килешүгә Башкортстан мөселман дини оешмалары вәкилләре очрашуында ирешелде.

Моңа кадәр Башкортстанда наркотиклар белән мавыгып авыр чиргә таручыларны дәвалауның православ реабилитация үзәге эшләп килә иде. Ислам реабилитация үзәге әле тәүге адымнарын гына ясый. Ныклап эшли башлагач, анда табиблар белән бергә мөселман дин әһелләре дә эшчәнлек алып барачак. Аңлату, төпле вәгазьләр аркылы авыруларга ярдәм кулы сузачак алар.
XS
SM
MD
LG