Мәгълүм ки, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 14 октябрь көнне Уфада булып киткән иде. Сәфәре барышында ул Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләр үткәрде. Башкортстан дәүләт телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров биредә яшәүче татарларга, үз милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, барлык шартлар тудырылган дип әйтте һәм Мортаза Рәхимовка рәхмәтләрен җиткерде.
Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгының шундый белдерүләр ясавы республикадагы татар милли оешмалары җитәкчеләрен һәм актив әгъзаларын аптырашка калдырды. Башкортстан татар балалары татарча укудан мәхрүм булганда, йөзләрчә мең татар җанисәп вакытында “башкорт” дип яздырылганда, Уфага килеп татарлар исеменнән андый сүзләр сөйләүне “аркага пычак кадау” дип кабул итте республика татарлары.
Әмма тагын да гаҗәпләндергәне – Ринат Закировның әллә ничә елга бер тапкыр Уфага килеп тә татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашмавы. Ринат Закиров Уфадан кайтып киткәннең икенче көнендә үк, Башкортстан татар оешмалары вәкилләре ашыгыч киңәшмә үткәрде һәм тагын бер атнадан очрашып, Ринат Закировның белдерүләренә үз мөнәсәбәтен җиткерергә килешкән иде.
Менә шул киңәшмәне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты атнакич кичендә оештырды.
Сөйләшүне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, профессор Мәҗит Хуҗин ачты һәм кайбер мәгълүматларны бирде. Аның сүзләренчә, Ринат Закиров Башкортстан татарларының проблемаларын бик яхшы белә. “Хәтта ул проблемаларны Ринат Закиров үзенең “Татарлар үзгәрүчән дөньяда” исемле китабында да язган иде. Без дә аңа Башкортстан татарлары проблемалары турында әледән-әле хак мәгълүматлар биреп тордык. Шуңа күрә дә Ринат әфәнденең Уфага килеп икейөзлеләнеп сөйләве тагын да ныграк аптыратты”, - ди Мәҗит Хуҗин.
Профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгы Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының 2007 елда сайланган әгъзалары белән бәйләнешне тәмам өзде. “Хәтта Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтаена Уфага килеп рәсми хакимиятләр белән генә делегатлар җыйды. Шуннан безнең ризасызлык белдерелгәч кенә, Татарстан хөкүмәте безгә өстәмә рәвештә 65 урын бүлде”, - ди Мәҗит Хуҗин.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар арасында Ринат Закировка бик каты бәрелмәскә кирәк, дип әйтүчеләр дә булды. “Ул Уфага килеп китмәгән булса, Башкортстан татар конгрессы һаман да йоклап яктан булыр иде. Ә хәзер без селкенә башладык”, дип белдерде андыйлар. Башкарма комитет әгъзаларыннан Рәис Карачурин һәм Әсгать Корманаевлар чыгышларында нәкъ менә шундый фикерләр яңгырады. Әсгать Корманаев әйтүенчә, БР Татар конгрессы эшчәнлеге чынлап та бик сүлпән оештырыла. “Монда безнең дә гаеп зур, безгә үзебезнең гамәлләребезне дә аек акыл белән бәяләү зарур, тәгаен эшләребез бик аз”, - диде ул.
Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рамил Бигнов сүзләренчә, Ринат Закиров кулы белән Башкортстан хакимиятләре республикадагы татарларны бүлгәләргә җыена. “2010 ел башында рәсми җитәкчелекнең Уфада Башкортстан татарлары җыенын оештыруы һәм анда әлеге татар оешмалары вәкилләрен катнаштырмаска тырышуы шуңа дәлил, - ди Рамил Бигнов. - Моны булдырмас өчен, Ринат Закиров белән очрашып сөйләшергә һәм Бөтендөнья Татар конгрессы белән Башкортстан татар конгрессының берлектәге утырышын үткәрү кирәк”, - ди Рамил Бигнов.
Р. Бигнов фикеренчә, әгәр 2010 ел башында Уфада республика татарлары корылтаен рәсми хакимиятләр генә оештырып анда яңа Татар конгрессы төзелсә, бу Башкортстан татарлары мәнфәгатьләрен сату булачак. “Ул Конгресс рәсми хакимиятләрнең тагын бер “кесә” оешмасы гына булачак, ә татар проблемаларын күтәрмәячәк”, ди Рамил Бигнов. Аның әйтүенчә, моңа ризасызлык йөзеннән, Башкортстан Татар конгрессының Бөтендөнья Татар конгрессыннан чыгуы мәсьәләсен дә күтәрү кирәктер.
Ләкин бу фикер белән кайбер әгъзалар килешмәде. Киңәшмә азагында Башкарма комитет әгъзалары Ринат Закировның Уфага сәфәренә бәйле бер карар өлгесен әзерләде. Аңа кайбер өстәмәләрне кертеп беткәч, киләсе атнада кабул итү һәм тиешле урыннарга җибәрү турында килешенде.
Алдагы атна азагында Уфада Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге җыелышы да үтәчәк. Анда да “Башкортстан татарлары артында алып барылган сәер уеннар”га карата мөнәсәбәт белдерү кирәклеге яңгырады.