Уфада төгәл бер ай чамасы элек кулга алынган һәм тиздән иреккә чыгарылган галимнәр һәм журналистлар өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышы үтте. Әлеге шәхесләр “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнә.
Башкортстандагы танылган икътисад белгече Ринат Гатауллин әйтүенчә, республикада алдагы айларда хакимиятләргә каршы ризасызлык чаралары тагын да артачак.
Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының Яшьләр шурасы Русиянең иң зур шәһәрләрендә үзенең бүлекләрен булдырачак. Иң тәүдә алар Мәскәү белән Санкт-Петербургта ачыла.
3 сентябрьдә Уфада Башкортстан хакимиятләре гамәлләренә каршы алдан игълан ителгән урам җыены үтте. Анда 200ләп кеше катнашты.
Татар егете, курсант Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр үз шикаятьләрендә максатларына ирешә алмады.
Башкортстанның Иглин районы халкы үзләрен һәм балаларын яклап каршылык чараларын башлады.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе башлыгы урынбасары, полковникка төрмә яный.
Уфада бер ай чамасы элек кулга алынып, яңадан иреккә чыгарылган галимнәр һәм журналистлар бүген дә төрлечә чикләүләр астында кала.
Бәләбәй татар гимназиясе үткән уку елыннан бирле сәнгать юнәлешендә белем бирүен югалтмас өчен көрәшә.
Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе тирәсендәге ыгы-зыгыга кайбер чит илләр галимнәре дә битараф калмады.
Машина йөртүчеләргә, хәмер эчкәнлеген тышкы кыяфәтләренә һәм алкотестерга гына карап, җәза бирергә ярамый. Русия Югары мәхкәмәсе карары шундый.
Саян-Шушен су электр станциясендәге һәлакәт урыныннан күңелсез мәгълүматлар килеп тора. Казалар башка төбәкләрдә дә кабатланмасмы дигән сорау күпләрне борчый.
Русия мәктәпләрендә яңа фән гамәлгә кертелә. “Рухи-әхлакый тәрбия” исемле дәресләр мәктәп программасында тулысынча өч елдан укытыла башлаячак.
Башкортстанда яңа авиаширкәт барлыкка килә. Республика хөкүмәте карары белән оештырылучы һава ширкәте “Аркаем” исемен ала.
Башкортстанның 17 танылган галиме, ә алар арасында фән докторлары һәм кандидатлары бар, Уфада кулга алынган хезмәттәшләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен яклап мөрәҗәгать кабул итте.
Чечня Республикасы президенты Рамзан Кадыйров “Азатлык” радиосының рус редакциясенә махсус әңгәмә бирде. Чечнядагы һәм гомум Кавказдагы хәлләр хакында бу сөйләшү.
Башкортстан берләшкән оппозициясе Уфада 5 галимне, журналистны һәм эшкуарны кулга алуга, аларның фатирларында тентүләр үткәрүгә бәйле ашыгыч Белдерү кабул итте.
Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” сәхифәсе тирәсендә ыгы-зыгы дәвам итә. Шушы сәхифә белән хезмәттәшлек итүдә һәм аңа финанс ярдәм күчерүдә шикләнелеп, 4 кеше кулга алынды.
Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе яңарак үзенең быелгы беренче яртыеллыкка йомгак ясаган киңәйтелгән утырышын үткәргән иде. Анда вакытлы матбугат һәм полиграфия өчен кыен көннәр тууы хакында күп фикерләр әйтелде.
Җомга көнне Уфадагы Конгресс-холл бинасында Башкортстан хөкүмәтенең киңәйтелгән коллегия утырышы булып үтте. Анда быелгы беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре тикшерелде.
дәвам