Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Аны Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов ачты һәм алып барды.
Бар Русия буенча соңгы ике-өч атна эчендә булган коточкыч юл һәлакәтләре Башкортстанны да урап узмый. Атнакич көнне республика юлларындагы казаларда 5 кеше һәлак булды, 19 кеше төрле дәрәҗә җәрәхәтләр алды.
Уфада ике ел элек фаш ителгән наркотик таратучылар төркеме өстеннән, ниһаять тикшерү эшләре тәмамланган һәм аларның эше Башкортстан югары мәхкәмәсенә тапшырылган.
Атнакич көнне Уфада Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә коллегиясе киңәшмәсе булып үтте.
Уфа халыкара аэропорты соңгы елларда бер-бер артлы килеп чыккан низаглар урынына әйләнде. Биредә тагын бер гауга кузгалып тора. Бу юлы биредә очкычларны ягулык белән тәэмин итүче ширкәт дәгъвалар белдерә.
Гомум белем бирү мәктәпләрендә диннәр нигезләрен дә укытуга дәүләт ягыннан фатиха бирелү дин әһелләре арасында генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек даирәләрендә дә төрле фикерләр таралуга китерде.
Башкортстанда бу көннәрдә республика президенты хакимияте идарәсендә көтеләчәк үзгәрешләрне күпләр кызыксынып көтә. Әле яңа кәнәфиләргә утырачак җитәкчеләрнең исемнәре аталмады.
Башкортстанда канунсыз рәвештә эшләүче чит ил ватандашлары 25%-ан артып киткән.
Башкортстанның Оренбур белән чик буендагы берничә районы басуларына саранчалар һөҗүм итә.
Әлегә рәсми расланмаган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия буенча дәүләт идарәсенә яңа җитәкче билгеләнәчәк.
Башкортстан республикасының төп рәсми матбугат чарасы – “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы да яңа җитәкчене кабул итә.
Башкортстан югары уку йортларында абитуриентларны укырга кабул итү имтиханнарының иң кызган мәле. Кайбер белгечлекләргә гаризалар күп бирелгән булса, икенче берәүләрендә хәтта конкурс та булмавы мәгълүм.
Башкортстанда соңгы елларда башкорт телен дә электрон мәгълүмат чараларына яраклаштыру, интернет челтәрдә аны куллануны җайлаштыру өчен, байтак чаралар башкарыла.
Башкортстан татарлары кайда гына яшәсә дә, нинди генә вазыйфалар башкарса да, үз халкының намус көзгесенә, аның горурлыгына әверелә.
Башкортстаннан Русия Федерация шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы ике ел ярымда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьевка карата гаепләү эше мәхкәмәдә карала башлады. Атнакич көнне чираттагы мәхкәмә утырышы үтте.
Башкортстанда иң яхшы төзелгән шәҗәрәләргә иҗади бәйге оештырылды. Республика күләмендә үтүче шушы ярышка бу елның декабрь аенда йомгаклар ясалачак.
Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзалары җомга көнне үзләренең чираттан тыш утырышын үткәрде. Анда татар мохтариятен рәсми теркәтүдән соң иң тәүдә башкарылырга тиешле эшләр хакында фикер алышу булды.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның язгы сессиясенең соңгы 16нчы утырышы 9 июльгә тәгаенләнде.
Башкортстан мәдәният учаклары һәм театрлар бер-бер артлы быелгы иҗат мизгелен яба.
Башкортстанның Чишмә районында мөселманнарның ел да оештырылучы зур җыены бу атна азагында, якшәмбе көнне үтәчәк.
дәвам