30 мартта Ижауда берничә районнан балалар җыелып, сәхнәдә осталыкларын күрсәтте. Җинүчеләр 27 апрельдә Балезино районы Кистем авылында булачак тамашада катнашачак.
Шушы көннәрдә Сарапулның иҗат коллективлары үткән елга нәтиҗә ясады. "Халкым белән горурланам" дип аталган хисап концертында зур уңышларга ирешкән балалар һәм өлкәннәр коллективлары чыгыш ясады.
30-31 мартта Ижауның Яшьләр мәдәният йортында “Халыклар дуслыгы” дип аталган биючеләр бәйгесендә йөздән артык бию коллективы катнашты.
Удмуртия "Иман" татар яшьләре берлеге “Татар кызы” бәйгесен уздырды. Финалда 15-25 яшьтәге уңган, булган, тыйнак ун татар кызы катнашты.
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге пленумында татар мөгаллимнәре ассоциациясен булдыру турында тәкъдим кертелде.
Яз айларында талантлы балаларны барлау гадәткә керде. “Язгы тамчы”, “Йолдызлар яңгыры” бәйгеләрендә җырга һәвәс малайлар-кызлар, төрле уен коралларында уйнаучылар, нәфис сүз осталары, биючеләр көч сынаша.
“Иман” татар яшьләре берлеге быел да "Татар кызы - 2013" бәйгесен оештыра. Ул 16 мартка билгеләнде. Бәйгедә 16 яшьтән 25 яшькәчә ун татар кызы катнашачак.
Концертларда исеме яңгырауга тамашачы көчле алкышларга күмә бу җырчыны. Сүзебез - Таңсылу Бәйрәмгулова турында.
Ижауда Муса Җәлил исемендәге урам бар. Урамга шагыйрь исемен кем биргән, анда кемнәр яши, шагыйрь турында беләләрме? Азатлык хәбәрчесе әлеге урам комитетын җитәкләгән милләттәшебез Нурсинә Минәҗева белән күрешеп сөйләште.
Шагыйрь Риза Шәфинең тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Татар гимназиясендә үткән сәнгатьле уку бәйгесенә балалар Риза аганың шигырьләрен өйрәнеп килгән иде.
23 февральдә Ижауда Удмуртия татар иҗтимагый үзәге пленумы узды. Пленум эшендә республиканың ундүрт төбәгеннән вәкилләр катнашты.
Ижауда укучыларның “Тел – халыкның рухы” дип аталган республикакүләм видеоязмалар бәйгесенә йомгак ясалды һәм телгә багышланган остаханәләр эшләде.
Бу атнада Ижау шәһәренең татар сыйныфларында укучылар республикада танылган көрәшче Михаил Землянов белән очрашты.
Авыл халкы клубны саклап калу өчен депутатларга, район идарәсенә хатлар юллады. Шулай ук Азатлык хәбәрчесенә дә мөрәҗәгать иттеләр.
Ижауда төрле мәдәният йортларында тупланып эшләүче сәнгать коллективлары халыклар Дуслыгы йортына “Аулак өй” формасында узган кичәгә җыелды.
Ижау Җәмигъ мәчетендә балалар Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган бәйгедә көч сынашты. Башка еллар белән чагыштырганда быелгы бәйге үзенчәлекле итеп уздырылды.
Удмуртиянең Кече Пурга районы Пугачево авылындагы ике клубның берсенә ябылу куркынычы яный. Район идарәсе ике клуб тотарга акча юк ди.
Удмуртия – авыл хуҗалыгында югары уңыш җыеп алу төбәге булып исәпләнми. Әмма солының яңа “Улов” дип аталган сорты бер гектардан 50 центнер уңыш бирүе – югары нәтиҗә. Галимнәр тагын да югары уңыш алырга мөмкин дигән фикердә.
Удмуртиянең халыклар дуслыгы йортында бишенче ел рәттән милли сәясәт министрлыгы милли-мәдәни оешмалар өчен искечә Яңа елны каршы алу кичәсен оештырды.
Удмуртия татарлары 2012 елның иң мөһим вакыйларының берсе дип декабрь аенда Казанда узган Дөнья татарларының бишенче корылтаен билгеләде.
дәвам