Нурсинә Минәҗева Муса Җәлил урамында инде ярты гасырдан артык гомер итә. Урам элек Беренче Фурманов урамы дип аталган. Нурсинә апа сүзләренчә, бу урамда татар укытучысы яшәгән. Урамга Муса Җәлил исемен бирүдә аның өлеше булырга тиеш. Нурсинә апа үзе дә биредә яшәүчеләргә шагыйрь турында күп кенә мәгълүмат җиткергән.
Җәй айларында урамда яшәүчеләр белән төрле бәйрәмнәр оештыруны да урам комитеты рәисе Нурсинә апа үз җилкәсенә ала. Урамны матурлау нияте белән җәй көннәрендә аллы-гөлле чәчкәләр үстерүгә дә зур игътибар бирә.
Хәзер урамны кар көртләре күмгән. Нурсинә апа урам комитеты рәисе вазифасын башкармаса да, җәй айларында урамны тагын матур гөлләргә күмәргә ниятли. Хуҗабикәнең өе дә аллы-гөлле чәчәкләр чигелгән кулланыш әйберләренең күплеге белән гаҗәпләндерде.
Нурсинә Минәҗева яшьтән чигәргә өйрәнгән. Мендәр тышлары, өйне бизәр өчен башка бик күп әйберләре булган. Бүген дә аның өен бик күп чигелгән яисә бәйләнгән әйберләр бизи.
Караваттагы япманы да Нурсинә апа үзе чиккән. Һәм бик кыска вакыт өчендә. Хәтта аны бер күргәзмәдә үз куллары белән эшләнгән әйбер булуына ышанмаганнар да. Чигү өлгесен кайдан алуын, ничек эшләгәнен күрсәтергә ризалашкач, гафу үтенгәннәр.
Үз куллары белән эшләнгән куллану әйберләре биредә байтак. Каптырма белән бәйләнгән ашъяулык хуҗабикәгә олы кайгысын җиңәргә ярдәм иткән. Нурсинә апаның улы суга батып үлгән. Кайгыларын онытыр өчен бизәкле ашъяулык бәйләгән. Ялгышып, хәтта берничә тапкыр сүтеп чигәргә дә туры килгән.
Шулай ук Нурсинә апа төрле бизәкле башка бик күп әйберләр бәйләгән. Элек шундый салфеткалары белән ул үзе эшләгән заводта күргәзмә-ярминкәләрдә хезмәттәшләрен гаҗәпләндергән. Шундый күргәзмәләргә ул һәрвакыт яңа әйберләр әзерләргә тырышкан. Аның кул эшләренең күбесен иптәшләре сатып алган. Остаз әйтүенчә, кайбер очракларда керем хәтта айлык хезмәт хакыннан да артыграк булган. Шундый затлы әйберләрне эшләү өчен вакыт та, игътибар да таләп ителә.
Шулай ук Нурсинә апага тегү машинасы да затлы итеп киенергә булышкан. Журналларда уенчыклар ясау алымнарын күреп, алары да үзләштергән. Остаз үз белгәннәрен урамдагы балаларга өйрәткән. Муса Җәлил урамында өлкәннәр дә, балалар да Нурсинә апаны бик яхшы белә. Аны “уличком әби” дип йөртәләр икән.
Шундый кызларның берсе – Алия. Ул инде балалар бакчасына йөргәндә үк чигәргә өйрәнгән. Төрле чигү алымнарын үзләштергән. Биредә ул һөнәрен шомарткан.
"Уличком" әбидә кунакта булырга яраталар балалар да, өлкәннәр дә. Нурсинә апа алар өчен Яңа ел бәйрәмнәре оештыра. Бергә әкиятләр әзерлиләр. Ветераннар белән очрашуга, мәсәлән, кызлар белән кечкенә генә бүләкләр дә тегеп, чигеп өләшкәннәр.
Киң күңелле хуҗабикәнең өенә генә сыймый халык, хәтта капка төбендә дә урам бәйрәмнәрен оештыра ул. Үзе ул Минзәлә төбәге кызы. Күпбалалы гаиләдә туып үскән. Сугыштан соңгы авыр елларда, абыйсы аны Ижауга алып килә. Кызчыкка ул вакытта сигез генә була.
Нурсинә апа Минәҗева бу хакта болай сөйләде: “Абый Ижаудан мал алырга кайтты. Сыер сатып алды. Миңа бер чыбык тоттырдылар. Без Минзәлә районы Күзкәй авылыннан җәяү Ижауга килдек. Икеме-өч көн килдек. Хәтерләмим. Кама елгасын паромга утырып чыктык. Шунда бик курыкканымны хәтерлим. Ижауга килеп җиткәндә бер удмурт әбиләрендә кундык. Ул безне бәрәңге белән сыйлады. Шундый тәмле иде ул”, дип исенә төшерде Нурсинә апа Минзәләдән Удмуртиягә юлы хакында.
Нурсинә апа мәктәптә белем ала, бик яшьли корыч кою заводына эшкә урнаша. Анда тиз арада берничә станокны үзләштерә. 46 ел бер урында эшли. Нурсинә Минәҗева “Ижсталь” заводы хезмәт ветераны.
Бүген дә ветеран милли сәнгатебезне үстерүгә үзенең өлешен кертә. Ул китапханәләрдә оештырылган һәр чарада катнаша, татар төркеменнән балалар белән очраша. Аларга татар тарихы, борынгы кулланыш әйберләре турында сөйли. Шулай ук ветеран "Спартак" халык иҗаты йорты каршында тупланган “Дуслык” ансамбле әгъзасы да. Күптән түгел булып узган “Дуслар аралаша” дип аталган очрашуда Нурсинә Минәҗева җырлы-биюле тамашада бик актив катнашты.