Удмуртиядә 2010 елның беренче гыйнварендә 2967 сугышта катнашучы исәпләнә. 41758 тыл ветераны теркәлгән. Бу көннәрдә ветераннарны һәр оешмада зурлап кабул иттеләр, юбилей түштамгалары – медальләр тапшырдылар. Булдырган кадәр ярдәм иттеләр, яңа фатирларга күчерделәр.
Ижау Җәмигъ мәчетендә быел өченче ел рәттән Коръән укучылар арасында бәйге узды. Бәйгедә катнашырга ике йөзгә якын малайлар-кызлар килгән.
Үткән атнада “Иман” татар яшьләре берлеге шәфкатьлек атнасында катнашты. Бер төркем яшьләр Ижау шәһәренең бер шифаханәсендә кан авырулы балалар яткан бүлектә булып кайтты. Икенчеләре урамнарны, аеруча балалар мәйданчыкларын, чүптән чистартуда катнашты.
Соңгы елларда Юкамен районы авылларында дини йолаларыбызны үтәү буенча да алга китеш сизелә. Бу да үз чиратында, татар телебезне саклап калуда бер адым. Авыллардагы гыйбадәт биналарында балалар дин белемен генә алмый, әдәплек кагыйдәләрен өйрәнә, туган телен белүен камилләштерә.
Тукайның туган көненә багышланган шигърият бәйрәме Удмуртиянең Юкамен районында булып узды. Аны Починки авылы мәктәбе укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар оештырды. Бәйрәмдә районның татар теле укытылган Палагай һәм Засеково авыллары мәктәпләреннән дә балалар, укытучылар катнашты.
Балаларда хезмәткә тәрбия кечкенәдән сеңдерелергә тиеш. Бу хакыйкатьне истә тотып, Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре төрле алымнар кулланып эш итә.
Апрель аенда Удмуртия мәктәпләрендә дин һәм әхлак дәресләре укытыла башлады. Дәресләр дүрт юнәлештә: “Дөньякүләм диннәр культурасы”, “Ислам дине нигезләре”, “Православия культурасы нигезләре”, “Дөньяви әхлак дәресләре” алып барылачак.
Татар эстрадасында бүген җырчылар саны бихисап. Һәрберсенең үз юлы, юнәлеше. Кемдер күбрәк милли моңнарыбызга басым ясый. Кемдер тормышыбыздагы тискәре күренешләргә таянып иҗат итә. Шундыйларның берсе, Илсөя Бәдретдинова Ижауда булып китте.
Ижауда «Серле сандык» дип аталган татар фольклоры буенча иҗади җыены булып узды. Аны милли сәясәт министрлыгы, халыклар Дуслыгы йорты һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Мәчет каршында тупланган сыйныфта мөселман гаиләләреннән балалар укый. Сыйныфта унике малай-кыз. Аларның әти-әниләре улларын-кызларын замананың тискәре күренешләреннән саклап калу ниятеннән берләшеп, балаларын мәктәптә түгел, аерым сыйныф булдырып укытырга булганнар.
Ижау шәһәренең Карл Маркс урамында яңа гыйбадәт бинасы төзелешендә кышкы айларда да эш туктап тормады. Карлы-буранлы, зәһәр суыкларда да мәчет төзелешендә эш дәвам итте. Мәчетне салып бетерү өчен милләттәшләребез зур финанс ярдәм керткән.
Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылында гомер итүче милләттәшләребез һәрвакыт Мәскәү вакыты белән яшәде. Кистем халкы өендә гомер-гомергә ике сәгать, алар икесе дә ике вакытны күрсәтә.
Удмуртиядә яшәүче башкорт халкы өчен зур вакыйга булды. “Салават” башкорт оешмасы чираттагы җыенын уздырды. Җыенда Башкортстан республикасы башкаласы Уфадан вәкилләр, Янавыл районыннан сәнгать осталары катнашты.
Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның Татарстанда туып, Удмуртиядә үсүен, белем алуын исәпләп, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Казан белән Ижау шәһәрләрен тоташтырган электропоездга Фәрдетдин исеме бирелде.
Милли телдә китаплар нәшер итү, ул басмаларны укучыга җиткерү, удмурт авторлары әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү, яшь авторларны устерү – бу һәм башка бик күп мәсьәләләр куелды Удмуртия Язучылар берлегенең 17 корылтаеның көн тәртибенә.
30 ел элек Ижауда милли моңнарыбызны саклап калу юнәлешен күздә тотып, татар ансамбле оеша. Алар коллективка “Гүзәл” исеме бирә. Ансамбль 20 февральдә үзенең өч дистә еллык юбилеен билгеләп үтте.
Удмуртия ТИҮнең ел башында шура әгъзалары җыелышын уздыруы гадәткә керде. Көн тәртибендә үткән елдагы эшләргә нәтиҗә ясау, планнар кабул итү, агымдагы елга мөһим чаралар билгеләү тора.
Удмуртия башкаласы Ижауда Жданов исемен йөрткән китапханәгә сиксәненче еллар азагында татар шагыйре Муса Җәлил исемен бирделәр. Агымдагы елның беренче зур әдәби кичәсе Муса Җәлилнең туган көненә багышланды.
Удмуртиядә татар җырларын, биюләрен сәхнәгә алып чыгучы ансамбльләр саны күп. Алар инде халкыбызны ике дистә ел сөендереп яши. Шундый коллективларның берсе «Спартак» халык иҗаты йортында тупланып эшләүче «Шатлык» ансамбле. Ул шушы көннәрдә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.
Мөфтият Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы белән килешү нигезендә эш алып бара. Ижау Җәмигъ мәчетендә министрлыкның хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Районнардан җыелган имамнар, мәчет активистлары, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре белән сөйләшүдә Удмуртия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ринат Сәитгәрәев, Ижау шәһәренең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Николай Швецов катнашты.
дәвам