Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы әле бер ел элек милли бакча буларак эшен башлап җибәрде. Бакча хезмәткәрләре малай-кызларга милли тәрбия бирүнең төрле ысулларын куллана. Нәниләр музей бүлмәсендә уздырылган дәресләргә аеруча яратып йөри.
Алар зур кызыксыну белән стеналарга эленгән борынгы тастымалларны, киемнәрне, аларның чигү үрнәкләрен карый. Йон эрләү җайланмасын әйләндереп җибәреп малайлар үзләрен диңгез корабында кебек хис итә. Сабыйларда әби-бабаларыбыз кулланган туку станогы аеруча зур кызыксыну уята. Үз куллары белән туку өчен алар хәтта чират торалар, дип уртаклашты татар теле укытучысы Ләйсирә Йосыпова.
“Бу туку станогында балаларга бик кызык. Без балалар белән курчаклар өчен паласлар, сөлгеләр тукып, шулай ук курчакларга күлмәк тегү өчен тукыма тукып, тегәргә ниятләп торабыз. Балалар шуны бик көтә”, диде Ләйсирә Йосыпова.
Әле генә тезелеп туку станогын күзәткән балаларның игътибары икенче экспонатларга күчте. Кемдер бишектәге курчак белән бии, икенчеләре башка экспонатларны карый.
Нәниләр үзләре бүлмәдәге экспонатлар турында һәм әби-бабаларыбызның көнкүреш әйберләре хакында матур итеп сөйләп тә бирде. Татарларның милли киемнәрендәге чигү үрнәкләрен аерырга, аларны эшләү ысулларын да үзләштерә балалар дип басым ясады Ләйсирә Йосыпова.
“Музейда һәрвакыт балалар белән дәресләр уздырабыз. Мәсәлән, бүген үтүкләр турында сөйләшсәк, алар биредә дүрт төрле, икенче көнне киемнәр турында сөйлибез. Аннан соң сөлгеләр турында, аларның бизәкләре, чигү үрнәкләре турында аңлатып киләбез. Алга таба, барып чыкса, алар белән чигү үрнәкләрен чигүгә дә өйрәнергә уйлыйбыз. Милли бизәкләрне үзләштерүне рәсем дәресләрендә дә дәвам итәләр. Анда инде читекләр, түбәтәйләр кисеп, аларга аппликация ясыйлар балалар”, дип дәвам итте Ләйсирә Йосыпова.
Милли бүлмәдә дәресләр темасын нәниләр үзләре тәкъдим итәләр. Балаларның кызыксынуын тиешле юнәлештә алып бару – тәрбиячеләрнең бурычы.
Ни чәчсәң - шуны урырсың ди халкыбыз. Шуңа да онытыла барган милли бизәкләр бала күңеленә сеңдерелә. Кем белә, бәлки, алардан рәссамнар, затлы киемнәр тегүчеләр үсеп чыгар.