Ижауның "Иман нуры" мәчетенә көн саен йөздән артык ураза тотучы мөселман ифтарга җыела. Алар озын, эссе көннәргә карамастан, авырлык сизмәүләрен әйтә.
Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе гөрләп авыл-шәһәрләрдә узганнан соң Удмуртиядә милли бәйрәмебезгә ноктаны Ижаудагы 116 санлы балалар бакчасы куйды.
Ижау шәһәр хакимияте быел өченче тапкыр сәләтле балалар арасында конкурс оештырды. 74 бала төрле номинацияләрдә җиңү яулап, 25-әр мең сум белән бүләкләнде.
Ижауда балаларны җәйге мөселман лагерына җыйдылар. Биредә алар гарәп телен дә өйрәнә, кул эшләре дәресләренә дә йөри, ел буе өйрәнгәннәрен дә кабатлый, уеннарга да өлгеоә.
Ижау Сабантуе ел да июньнең соңгы шимбәсенә билгеләнсә, быел Рамазан ае якынлашу сәбәпле, иртәрәк уздырылды.
Маһинур Тимершина Ватан сугышы елларында Казан хастәханәсендә яраланган сугышчыларга табиб ярдәме күрсәтә.
14 июньдә "Туган авылым" дип аталган очрашу Удмуртиянең Глазов районының Кече Парҗа авылында бишенче тапкыр уздырылды. Авыл 1975 елда таркалган.
Җәйнең иң күркәм һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе Сабантуйлары авылларда һәм районнарда бу атнада узачак. Республикакүләм бәйрәм 21 июньдә Ижауда Киров паркында булачак.
12 июнь Удмуртия башкаласына нигез салыну көне буларак билгеләнә. "Шәһәр кешесе" исеменә лаек булган Наил Зиятдинов бәйрәмгә әфганчылар һәйкәлен чистартып әзерләнә.
Ижауда Удмуртия татарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстан галимнәре катнашты.
Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә узган конференциядә Идел буе бүлгесе аграр югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары катнашты.
Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтовны 15 яшендә заводта төнлә шаяртуы өчен башта биш елга хөкем итәләр, аннан соң ул штрафбатальон составында Берлинга кадәр җитә.
Ижауда олуг шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган "Ягез, бер дога" дип аталган кичә үтте.
Удмуртия мөфтияте Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә җиденче ел рәттән балалар арасында Корьән уку бәйгесе оештыра. Бәйгегә Татарстан төбәкләреннән, Киров өлкәсеннән дә шәкертләр килә.
Удмуртиядә чыгучы "Яңарыш" газеты ел буе "Алтын йомгак" сәхифәсендә басылып килгән балалар әсәрләрен туплап инде икенче китапчык чыгарды.
Ижауның татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балалар укучы алтынчы гимназиясендә республика күләмендәге линвгистик конференция узды. Быелгы җыенга бер йөзләп бала килгән иде.
Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясенә республиканың этномәдәни белем бирү һәм тәрбияләү үзәге статусы бирелде.
Казанда балалар һәм яшүсмерләр фольклор коллективлары арасында "Халкыбыз җәүһәрләре" дип аталган регионара бәйге узды. Бәйгедә Ижаудан "Асылъяр" ансамбле катнашып беренче урын яулады.
Ижауда "Язгы шәфкатьлелек атнасы" игълан ителде. "Иман" татар яшьләре берлеге әниләре ташлап киткән нарасыйларга ярдәм итә.
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оештырган музыкаль бәйге быел 21нче мәртәбә оештырылды. Җиңүчеләр 25 апрельдә республикакүләм фестивальдә катнашачак.
дәвам