Ижау шәһәренең үзәгендә төзелеп килүче мәчет әле тулысынча сафка басмаса да, анда быел ифтарларга өчәр йөз ураза тотучы килде, тәрәвих намазын биредә укыды. Иман йортының эчке эшләре инде тулысынча тәмамланган. Хатын-кызлар һәм ир-атлар залларында идәннәргә мәчетләрдә кулланылган келәмнәр җәелгән. Хәзер бинаның тышкы ягын матурлау, мәчет тирәсендә юлларны тигезләп, асфальт җәясе кала. “Бу эшләрне башкару өчен әле тагын ун миллион акча таләп ителә”, диде Удмуртия мөфтиенең мәчетләр төзү һәм төзекләндерү буенча ярдәмчесе Нәгыйм Каюмов.
"Мәчеттә инде хәзер намазлардан соң дин сабагы дәресләре, аңлату эшләре дә алып барыла. Иман йортын рәсми ачкач, дәресләр балалар һәм өлкәннәр өчен даими булачак", диде мәчетнең имамы Илсур хәзрәт Закиров. Дәресләр алып бару өчен дини китаплар күпләп тупланган. Илсур хәзрәт сүзләренчә, Рамазан аенда иман йортына гыйбадәт кылырга күпләп чит илләрдән килгән мөселманнар йөргән. Мәчетнең ишеге һәр мөселман кешесе өчен ачык, хәзрәтнең теләге – татарлар да гыйбадәт йортына күпләп килсен иде.
Мәчет ашханәсендә дә үзгәрешләр бик күп. Зал хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен икегә бүленгән. Биредә өч йөз кеше утырып ашый ала. Киләчәктә теләгән кеше ашлар да уздыра алачак дигән ният белән зал зурлап эшләнгән. Кухня бик иркен, заманча җиһазланган. Аш пешерү, савыт-сабаны тәртиптә тоту өчен барлык шартлар да тудырылган. Һава алыштыру системы яхшы эшли. Ашларны әзерләү өчен су чистарту җиһазы куелган, тотылган суларны чыгару системы – канализация үткәрелгән. Санэпидстанция хезмәткәрләренә тәнкыйтьләү өчен кимчелекләр булырга тиеш түгел.
Мәчеткә көн саен йөздән артык дин кардәшебез хәер-сәдакасын китерә. Мөселманнарны кабул итеп торучы имам Салих Җәләлов үткән атнада җомга көнне иртәнге якта гына 80ләп кеше килүен әйтте.
Мәчетнең гөмбәзе, манаралары һәм алар башындагы ярымайлар кояшта балкып ерактан күренеп тора. Манаралар ачык яшел төскә буялган. Бинаның диварлары да матурлап эшләнәчәк. Аның аскы өлешенә инде плиткалар ябыштырыла башланган. Хәзер мәчет тирәли юлларга асфальт җәю, баскычларны җайлау күздә тотыла. Мәчеткә керү ишекләре башына гарәп имлясы белән язылган паннолар урнаштырылган. Аларны Таһир Шакиров җитәкчелегендәге оешма эшләгән. Мәчетнең тышкы диварларын тулысынча эшләп бетереп, Ижау администрациясе җитәкчеләре ярдәмендә гыйбадәт бинасы янындагы ике тузган йортны сүтеп алсалар – шәһәрнең уртасын бизәп торучы бик матур мәчет булачак.
Дин кардәшләребезгә дә гыйбадәт кылырга, белем алырга йөрү өчен бик җайлы – трамвай тукталышы якын, автобуслар да тирә якта күп йөри. Мөселманнар мәчетнең ачылуын түземсезлек белән көтә.