Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә эзләнү-тикшеренү эшләренең дә чираттагы этабы бара – орлыкларны чирләрдән арындыру һәм югары уңыш алу максатыннан төрле матдәләр белән эшкәртәләр. Студентлар һәм аспирантлар шушы көннәрдә берничә ел дәвамында алып барган эзләнү-тикшеренү эшләренә багышланган конференциядә хисап тотты.
Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә булып узган конференциядә Идел буе федераль бүлгесе аграр югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары катнашты. Конференциядә фәнни хезмәте белән Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясеннән аспирантка Алсу Кубашева да чыгыш ясады. Фәнни хезмәтендәге яңалыгы өчен ул беренче урынга лаек булды.
Алсу аспирантурада өченче елын укый. Безнең регионда бөртеклеләрдән уңыш алуны арттыру максаты белән ул студент елларыннан ук тәҗрибәләр алып бара. Чәчү вакыты якынлашкан саен тикшеренү эшләренә игътибар арта. 2013 ел корырак булу сәбәпле тәҗрибә участокларында солы уңышы югары булмаган.
“Быел орлыкларны бераз башкача - нано-кисәкләр кулланып эшкәртергә булдык. Соңгы елларда яңа технологияләр барлык тармакларда актив кулланыла, авыл хуҗалыгы да калышмаска тиеш. Дөрес, аларны әлегә тәҗрибә участокларында гына тикшереп карыйбыз. Академия кырларында солының алты сорты үстерелә. Авыл хуҗалыгы академиясенең фән мәктәбе аспирантлары каршында хуҗалыкларга солының иң югары уңыш биргән сортларын тәкъдим итү бурычы куела”, диеп уртаклашты Алсу Кубашева.
Удмуртиядә солыны әлегә малларга ашату өчен үстерәләр. Безнең республика кергән Урал табигате шартларында бу культурадан югары уңыш алу мөмкинлеге юк диярлек. Әмма киләчәктә солының кешеләр өстәленә дә барырлык сортларын булдыру бурычы тора. Шулай ук академиянең фән мәктәбендә кабыксыз солы сортларын үстерү буенча тәҗрибәләр алып баралар. Җәй айларында кырларда тәҗрибәләр, кышларын лабораторияләрдә анализ ясау шәһәрдә туып-үскән Алсу Кубашева өчен бик кызыклы. Татар гимназиясен тәмамлап, авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем алып, бүген республика кырларында югары уңыш үстерү проблемасы яшь белгеч өчен бик мөһим.
Икенче милләттәшебез Вәсил Лотфуллин - авыл егете. Фән мәктәбендә ул маллар өчен туклыклы азык булдыру эшенә алынган. Егет берничә ел судан үләнен безнең регионда үстерү ысуллары технологиясен булдыру өстендә тәҗрибәләр алып бара. Аспирант шушы үләнне үз хуҗалыгында да чәчеп, аны безнең зонада коры елларда да өчәр тапкыр чабып алырлык итеп үстереп булуын һәм югары уңыш алу мөмкинлеген ачыклаган.
Безнең шартларда яхшы уңыш бирерлек культуралар табу, аларны үстерү технологиясен булдыруны студентлар һәм аспирантлар галимнәр җитәкчелегендә алып бара. Югары уңыш алуга ирешү проблемасын чишү юлларын Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Илдус Фатыхов җитәкчелегендәге фән мәктәбендә эзлиләр. Үсемлекләр кафедрасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы академиясе ректорының фән буенча ярдәмчесе, галим Илдус Фатыхов туплаган тәҗрибәсе белән инде утыз ел дәвамында уртаклаша. Галим сүзләренә караганда, студентлар фәнни эзләнүләрне, тикшеренүләрне үз теләкләре белән алып бара.
Яшьләр остазлары башлап, озак еллар алып барган эшне яңа технологияләр кулланып дәвам итә. Профессор Илдус Фатыхов үстергән “Улов” сортлы солыдан Удмуртиянең кайбер районнарында гектарына 50 центнер уңыш җыеп алганнар. Әле бу уңыш чик түгел. Галимнәр аннан да күбрәк алырга мөмкин дигән фикердә. Дәрәҗәле галимнәргә лаеклы алмаш бар.