Казанда үткән "Татар рухы һәм каләм" бәйгесендә Удмуртиянең татар журналистлары ике номинациядә җиңүчеләр исемлегендә аталды.
Удмуртиядә беренче тапкыр гастрольләрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры булып китте. Кичке спектакльләрдә Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" спектаклен, көндез балалар өчен Рафис Корбанның "Буре һәм Кәҗә" әкиятен күрсәттеләр.
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Ижау татар иҗтимагый үзәге еллык эшенә нәтиҗә ясауны гадәткә кертте. Үзәк җитәкчесе Фнүн Мирзаянов 2013 елга хисап ясады.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Ижау шәһәренең Дуслык йорты хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен толерантлык дәресләре оештырды.
Русия президенты вазифа мөддәте тәмамланган Удмуртия башлыгы Александр Волков урынына яңа кеше билгеләдә. Көзге сайлауга кадәр республиканы Александр Соловьев җитәкләяәчәк.
12 февральдә Ижауда халыкара туган тел көненә атап үткәрелгән бәйгенең беренче туры узды. Балалар төрле телләрдә шигырьләр сөйләде.
Ике Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы, Дан орденнары һәм күпсанлы медальләр иясе Зиннур Дәүләткировка туксан яшь тулды.
"Шүрәле иле" күргәзмәсе Русия шәһәрләре буйлап халыкны Тукай поэмасы герое белән таныштыра. Күргәзмә Ижауда 24 февральгә кадәр булачак.
Удмуртиядә салкын һава сәбәпле мәктәпләр ябылып торса да, татар балалары ана теленнән республика күләм олимпиадага җыелды. Җиңүчеләр Казанда узачак зур бәйгегә әзерләнә.
Удмуртиядә татарлар тормышын яктырткан "Яңа вакыт" - "Новое время в Удмуртии" дип аталган газетаның һәр санында бер бит татар телендә чыгачак.
Ижауда милли сәясәт министрлыгы милли оешмалар белән искечә Яңа елны каршы алу кичәсен оештыруны гадәткә кертте. Быелгы бәйрәм, Русиядә Олимпия уеннары узуын исәпкә алып, спорт ярышлары рәвешендә уздырылды.
Яңа ел алдыннан милли оешмалар татар сыйныфларында укучыларны һәм балалар бакчаларыннан сабыйларны гадәт буенча чыршы бәйрәменә җыйды. Быел бәйрәм Халыклар дуслыгы йортында узды.
“Вертикаль” бию студиясен тамашачылар яратып өлгерде. Алар олы сәхнәгә чыгуларының егерме еллыгын күптән түгел билгеләп үтте.
Милли оешмалар 2013 елда татар сыйныфларына игътибарны арттырган. Нәтиҗәне киләсе еллар күрсәтер дип өметләнәләр.
Удмуртиянең клиник-диагностик үзәгендә танылган корал конструкторы Михаил Калашников 23 декабрьдә вафат булды. Халык аның һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре ташый.
Әлфирә Низамова Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы. Әлфирә ханымның күптән түгел Казанда яңа китабы басылып чыкты.
Бүген Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез арасында баян-гармунда оста уйнаучыларны бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – баянчы Илгизәр Шакиров иҗат кичәсенә әзерләнә.
Казанда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар язучыларының яңа китаплары басылды.
Ижаудагы балалар бакчасында татар халкының милли йоласы – каз өмәсенә багышланган кичә узды. Буыннар бәйләнешен ныгыту өчен анда әти-әни, әби-бабайлар да катнаштырылды.
дәвам