Грузиянең «Имеди» телевидениесендә күрсәтелгән ялган хәбәргә бәйле шау-шу кыза бара. Әлеге хәбәрдә Русия гаскәрләренең Грузиягә басып керүе, Грузия президенты Михаил Саакашвилинең үлүе турында хәбәр ителгән.
Пәнҗешәмбедә Украина парламенты яңа премьер-министрны раслады. Яңа хөкүмәтне президент Виктор Януковичның якын тарафдары Николай Азаров җитәкләячәк.
Европа Берлегенең тышкы сәясәт һәм иминлек өчен җаваплы югары вәкиле Кэтрин Эштон Берлекнең тышкы сәясәте белән таныштырды. Төп игътибар Берлекнең күрше илләренә, андагы реформаларга биреләчәк, диде ул.
Грециядәге финанс кризисы евро төбәгенә кергән илләрне уртак валютаны ишелүдән саклап калу өчен яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә. Шундый чараның берсе буларак, халыкара валюта фонды үрнәгендә, Европаның үз валюта фондын булдыру тәкъдиме тикшерелә.
Якшәмбе Гыйракта парламент сайлаулары үтте. Сайлау көнендә дә, аңа кадәр дә төрле янау-һөҗүмнәргә карамастан, тавыш бирүдә шактый күп кеше катнашкан. Беренчел нәтиҗәләр берничә көннән игълан ителер дип көтелә.
Чечняның элекке президенты Аслан Масхадов үлеменә 8 мартта биш ел тула. Аның үлеме Кремльнең Төньяк Кавказда контроль урнаштыру тырышлыгында мөһим адым булды. Ләкин бу вакыйгадан соң инде биш ел үтсә дә, төбәктә тынычлык урнашты дип әйтеп булмый.
Страссбург мәхкәмәсендә ЮКОС ширкәтенең Русия хөкүмәтенә биргән шикаяте уңаеннан тыңлаулар башланды. ЮКОС вәкилләре Русия рәсмиләрен уйдырма гаепләүләр нигезендә ЮКОСны бөлгенлеккә төшерүдә гаепли һәм 98 миллиард доллар компенсация таләп итә.
Чәршәмбедә Украина парламенты премьер-министр Юлия Тимошенко җитәкләгән хөкүмәтне вазыйфасыннан читләтте. Югары Раданың бу адымы президент Виктор Януковичка яңа хөкүмәт төзү эшен башларга юл ача. Тимошенко оппозициягә күчеп, президентка каршы көрәшергә вәгъдә итте.
Соңгы вакытта Төркия халыкара сәхнәдә шактый әүзем сәясәт алып бара. Төбәкара низагларны чишүдә, дөньякүләм проектларда катнаша. Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы тышкы сәясәт нигезендә яткан принципларны бәян итте.
Босния сербларының элекке җитәкчесе Радован Караджич дүшәмбедә Һаагтагы халыкара мәхкәмәдә үзенең аклану чыгышларын башлады. Караджич Босния сербларының исламлаштыруга каршы гамәлләрен “гадел һәм изге” дип атады.
Русия президенты Дмитрий Медведев Русиянең 2020 елга кадәр яңа хәрби доктринасын имзалады. Көнбатыш күзәтүчеләре аның ике урынына игътибар итә: НАТОның куркыныч чыганагы дип аталуына һәм Русиянең атом коралын куллану ихтималына.
5 ел элек Әфлисун инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияттән читләтелгән Виктор Янукович Украинаның яңа президенты буларак ант итте. Вазыйфага керешү чарасы бәхәсле сайлауга нокта куйса да, илдәге сәяси низаг әле дәвам итәр сыман.
Куба төрмәсендә ачлык игълан иткән сәяси диссидент Орландо Тамайо сишәмбедә Һавана хастаханәсендә вафат булган. Бу “коммунистик утрауда” соңгы дүрт дистә елда булган беренче шундый очрак булып тора.
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон рәсми Мәскәү алга сөргән Европаның яңа иминлек килешүен кире какты. Моның урынына Клинтон Русияне НАТО белән ныграк хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Монголиянең Мәскәү канаты астыннан чыгып бәйсезлек игълан иткәненә 20 ел булды. Шул вакыттан бирле Азиянең бу илендә совет чорында бастырылып килгән мирасны кайтару тырышлыгы күрелә. Буддизм чәчәк ата, сәхнәдән милли көйләр яңгырый. Дөньяның иң мәшһүр монголы Чыңгыз хан иленә кайта.
Мәскәү кибетендә ут ачып ике кешене үтергән милиция хезмәткәре Денис Евсюков гомерлек төрмәгә хөкем ителде. Бер көн элек Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министрлыгында җитди үзгәрешләр турында игълан иткән иде.
Google ширкәте кулланучыларына яңадан-яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә. Шушы көннәрдә интернетта Транссебер тимер юлы буйлап сәяхәт итү сәхифәсе ачылды. Кулланучылар өйләреннән чыкмый гына Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр сәяхәт итә ала.
Канаданың Ванкувер шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары ачылды. Уеннар башланыр алдыннан Халыкара олимпия комитеты допинг куллануда тотылган 30 спортчыга бу уеннарда катнашуны тыйган карар чыгарды.
Иранда ислам инкыйлабының 31 еллыгын бәйрәм итү чаралары оппозиция белән хөкүмәт көчләре арасында чуалышлар сурәтендә үтте. Оппозиция активистларына һөҗүмнәр ясалган.
Франция үзенең “Мистраль” атлы һөҗүм карабын Русиягә сатарга ризалыгын бирде. Барып чыкса, бу Русия белән НАТО иле арасында беренче зур күләмле алыш-биреш булачак. Русиянең күрше илләре, шул исәптән Грузия, бу уңайдан борчылу белдерә.
дәвам