Якшәмбе Украинада президент сайлауның беренче туры үтте. Беренчел нәтиҗәләргә күрә, ике төп намзәт, элекке һәм хәзерге премьер-министрлар, Виктор Янукович белән Юлия Тимошенко президентлык өчен көрәшен икенче турда дәвам итәчәк. Белгечләр бу көрәш кызу булачак, дип фаразлый.