Җомга көнне Иранда президент сайлавы үтте. Катнашу дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, тавыш бирү вакыты ике сәгатькә озайтылды. Президент урынына дүрт намзәт дәгъва итә. Төп көрәш хәзерге җитәкче Мәхмүт Әхмәдинеҗад белән реформачыл намзәт Хөсәин Мосави арасында бара.