Мәскәүдә үткән Евровидение бәйгесендә җиңүне Норвегия өчен чыгыш ясаган беларус егете Александр Рыбак яулады.
Шимбә кичен Мәскәүдә үтәчәк Евровидение финалы бәйге тарихында иң купшы тамаша булачак диелә. Ләкин бу бәйге тарихка үзенең җәнҗаллы белән кереп калырга мөмкин.
Президент Медведев Русиянең 2020 елга кадәр иминлек стратегиясен раслады. Документта алдагы дистә елда Русия иминлегенә янаган куркынычлар саналган.
Азатлык радиосының яңа бинасын ачу тантанасына килгән югары кунаклар арасында Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес та бар иде.
Британиядә депутатларының үз чыгымнарын каплау өчен казна акчасын сарыф итүе зур шау-шу тудырды. Премьер-министр Гордон Браун бар депутатлар исеменнән гафу үтенде.
Үрдүн патшасы Абдулла, Якын Көнчыгышта солых урнаштырылмаса, алдагы 1-1.5 ел эчендә төбәктә яңа сугыш кабыначак, дип кисәтте.
Җомга көнне Прагада Европа Берлеге рәсмиләре Үзәк Азия, Кавказ һәм Якын Көнчыгыш илләре белән ягулык һәм аны транспорт итү юллары турында сөйләшүләр алып барды.
Җиңү көне алдыннан Русия думасына үзенчәлекле канун өлгесе кертелде. Нацизмны аклаган өчен анда төрмә җәзасы каралган.
Медведев үзе төп карарларны президент кабул итә дисә дә, кайбер күзәтүчеләр чын хакимият Путин кулында, ди һәм аның президент урынына кире кайтачагын фаразлый.
Өч атна барачак хәрби уеннарда дистәдән артык илдән меңнән артык хәрби катнаша. Русия бу күнегүләрне провакация дип атады. Берничә элекке совет иле анда катнашудан баш тартты.
Русия белән Көнбатыш арасын җайлау эше әлегә авыр бара. НАТО Русия дипломатларын куды. Чәршәмбе Грузиядә хәрби күнегүләр башлый. Мәскәү моны провакация дип атады.
Русиянең финанс мониторинг хезмәте банкларда шикле гамәлләр артуын белдерде. Белгечләр моны кризис вакытында акчаны кулга төшерү нияте белән аңлата.
Күзләүдә шикләнелгән ике дипломатның куылуын Русиянең НАТОгы вәкиле Дмитрий Рогозин провакация дип атады.
Eurasia Group исемле тикшеренү төркеме фикеренчә, кризис вакытында Русиядә киеренкелек артып, Путин кире Кремльгә кайтырга мөмкин.
Билгесез кешеләр Казан университетының төп бинасы каршында торган Владимир Ульянов һәйкәленә кара буяу сибеп киткән.
Белгечләр бу чир дуңгыз итен ашаудан түгел, ә гап-гади саклану чараларын күрмәү аркасында тарала, дип саный.
Дөнья сәләмәтлек оешмасы дуңгыз гриппы куркынычын 4-нче дәрәҗәгә күтәрде. Бу әле эпидемия түгел, ди оешма рәсмиләре, ләкин аңа әзерләнергә чакыра.
Сочида хакимият вәкиле җиңгән. Тавышларның зур өлеше вакытыннан алда бирелгән. Оппозициядәге намзәтләр шикаять итә.
Пакстанда исламчы сугышчылар эре шәһәрләргә якынайган саен, бу илнең атом коралы ят куллларга эләкмәсме дигән борчулар арта.
Болгарстанның "Химимпорт" ярдәме белән алынган бурычлар ширкәтнең үз кыйммәтеннән артып киткән. Рәсмиләр ширкәтнең финанс хәлен тикшерә башлаган.
дәвам