Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин Мадридта Атлетиконы җиңде


Адриан Лопес (Атлетико) "Казан испаны" Иван Маркано (у) белән туп өчен көрәшә. Сулда - Гөкдениз Карадениз
Адриан Лопес (Атлетико) "Казан испаны" Иван Маркано (у) белән туп өчен көрәшә. Сулда - Гөкдениз Карадениз
14 февральдә Испания башкаласында Казанның Рубин такымы Европа лигасы уенында Мадридның Атлетико такымын 2-0 исәбенә җиңде.

Белгечләрнең күбесе бу уенда җиңүне алдан ук испаннарга бирде. Атлетико – Европа лигасының узган елгы җиңүчесе, анда Радамель Фалькао кебек дөньякүләм йолдызлар бар, өстәвенә алар үз кырында уйнады. Ә менә Рубинның күптән түгел генә берничә миллион еврога сатып алынган яңа өмете Янн М’Вила тезен авырттыру сәбәпле бүгенге уенга чыга алмады.

Шуңа да карамастан, Висенте Кальдерон мәйданындагы уен казанлылар өчен көтмәгәндә уңышлы башланды. Уенның алтынчы минутында ук Рубин сафларындагы төрек егете Гөкдениз Карадениз өлгерлек күрсәтеп хисапны ачты (1-0).

Ләкин беренче өлешнең ахырында казанлылар азчылыкта калды. “Рубин” капитаны Роман Шаронов кызыл карта алып уеннан китәргә мәҗбүр булды, вазифасын Рубиндагы өч испанның берсе – Сесар Наваска калдырды.

Радамель Фалькао һөҗүм итә
Радамель Фалькао һөҗүм итә

Тәнәфестән соң Атлетико бертуктаусыз диярлек һөҗүм итте, ләкин уңышка ирешә алмады. Үз кырында җиңелергә теләмәгән мадридлылар уен ахырында бар такым белән һөҗүмгә ташланды. Иң соңгы минутта Рубинның тагын бер “үз испаны” – Пабло Орбайс тупны эләктереп Атлетиконың буш капкасына атты (2-0).

Шулай итеп, 2009 елда Камп Ноуда Барселонаны җиңгәннән соң Рубин тагын бер данлыклы испан такымын аның кырында җиңүгә иреште.

Җавап уены бер атнадан, 21 февральдә Лужники мәйданында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG