Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Азатлык сәхифәсе


2012 ел 2½ минутта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

2012 ел 2½ минутта

Менә тагын бер ел узды. Ике ярым минутлык видео кебек. Еллар хәзер торган саен тизрәк уза. Зур тизлекләр, үзгәрешләр заманы..

Кәбисә елы булгангамы, 2012 вакыйгаларга мул булды. Казалар һәм казанышлар, югалту һәм табышлар, сайлаулар һәм алдаулар.. Дөнья игътибары үзәгендә торган һәм татар-башкорт дөньясы өчен әһәмиятле, кызыклы вакыйгаларны без ел дәверендә үзебезчә, “ничек бар, шулай” яктыртып барырга тырыштык.

Ел ахырында йомгак ясау гадәте бар. Без дә бер тын алып, эшләнгән эшкә күз салып, үзенә күрә йомгак ясап карарга булдык. Беренче чиратта үзебез өчен, бәлки укучыларыбызга да кызыклы булыр.

Яңа проектлар

2012 елда Азатлык сәхифәсендә берничә махсус проект башкарылды:

Азатлыкта Википедия
Полиция золымы
Казанда һөҗүмнәр
Euro 2012
Олимпиада 2012
Америка сайлый
Татар корылтае


Моннан тыш элегрәк башланган Милләт Мәҗлесе проекты дәвам итте.

Тагын бер яңалык: быел без дөньяның төрле урыннарыннан әһәмиятле вакыйгалардан видео трансляцияләр тәкъдим иттек. Менә шуларның кайберләре:

  • Ригада Европа татар яшьләре форумы
  • Сараевода Босния сугышының 20 еллыгын искә алу
  • Түбән Камада нәфис гимнастика бәйгесе
  • Казанда мөселманнарны яклау чарасы
  • Казанда татар яшьләре җыены
  • Самарда "Түгәрәк уен" фестивале
  • Казанда татар корылтае
  • Мәскәүдә оппозициянең каршылык чаралары

Радио гына түгел

2012 елда Азатлык сәхифәсендә түбәндәге күләмдә мәгълүмат дөнья күрде:

  • 2000 язма
  • 2800 яңалык
  • 366 сәгать аудио
  • 510 видеоязма
  • 253 фотогалерея
  • 6700 фотосурәт

Азатлык радиосы дип аталсак та, без инде күптән радио гына түгел – төрле платформаларда эшләүче, мәгълүматны текст, фото, аудио, видео рәвешендә тәкъдим итүче медиа оешмасы.

Заманча аралашу

Азатлык сәхифәсе шулай ук татар-башкорт дөньясын борчыган мөһим мәсьәләләргә ирекле аралашу урыны булып тора.

2012 елда безнең форумнарга укучылардан 2565 фикер килгән. Безнең өчен аларның һәрберсе кадерле. Аеруча кызыклы, әһәмиятле фикерләр Халык сүзе бүлегенә урнаштырыла.

Cәхифәдә шулай ук Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите бар.

Азатлык мөмкинлекләрен куллану, анда үз хәбәреңне, фото, видеоларны җибәрү, үзара аралашуны тагы да кулайрак итү өчен без быел Apple һәм Android смартфоннары өчен махсус әсбаплар ясадык. Аларны интернетта бушка алып була. Бар мәгълүмат Азатлыкның Мобил сәхифәсендә.

Ниһаять, Азатлык социаль челтәрләрдә фикердәшләр даирәсен киңәйтүен дәвам итә. Facebook, Вконтакте, Twitter, Youtube челтәрләрендә безнең үз битләребез эшләп килә.

Ахыр сүз

2013 елда Азатлык 60 елын билгели. Яшенә карамастан ул яңа елга заманча карашлы, яшь күңелле Азатлык булып аяк баса.

Форсаттан файдаланып, Азатлык сәхифәсенең даими укучыларына, форумда мәгънәле фикерләр әйтүчеләргә, Халык Сүзенә кызыклы язмалар, фото, видеолар җибәрүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Азатлык сәхифәсе – татар-башкорт дөньясына кагылган һәм көн кадагына суккан темаларга ана телебездә ирекле аралашу урыны.

Бергәләп бу сәхифәне тагы да камилрәк, уңайлырак итә алабыз. Сәхифәне яхшырту юнәлешендә тәкъдимнәрегез булса, рәхим итегез.

Киләсе елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз. Яңа ел котлы булсын!​


2012 – фотоларда

XS
SM
MD
LG