Рәсми Мәскәү АКШның ракета калканы өлкәсендә яңа тәкъдимнәрен, "җитәрлек түгел" дип, кире каккан.
Яңа сайланган президент Барак Обама киңәшчеләре Гуантанамо төрмәсен ябып, тоткыннарны гадәти төрмәгә күчерергә тәкъдим итә. Бу тәкъдим АКШта каршылыклы реакция тудырды.
Кара тәнле Барак Обаманың президент булып сайлануы күпләрне шаккаттырды. Расачыл карашлардан әле дә арынып бетмәгән Америка өчен бу вакыйга нәрсә аңлата?
Илдә дә, читтә дә аны гаять авыр эшләр көтә: финанс кризисы, Әфганстан, Гыйрак сугышлары, Русия.
Барак Обама сайланып өлгермәде, инде такымын җыюга да кереште. Алда гаять авыр эшләр көтә, такымга да таләпләр зур.
Күпләр моны Кушма Штатлар тарихында иң әһәмиятле сайлауларның берсе дип атый. Катнашу дәрәҗәсе бик югары. Американнар тавыш бирү өчен чират тора.
Фикер белешүгә күрә, Обама алда бара. Әммә кемгә тавыш бирәсен хәл итмәгән сайлаучылар да байтак. Һәр тавыш өчен көрәш бара.
Британиянең Jane's төркеме аналитигы Марк Галеотти фикеренчә, Русия исламы дигән төшенчә әле дә төгәл билгеләнмәгән, аңа кимендә өч юнәлеш дәгъва итә: традицион ислам, сугышчан радикаллар һәм Евроислам.
Демократия тарафдарлары авторитар хөкүмәтләрдән гадел сайлаулар таләп итә. Тегеләре еш кына, башта үзегезне белегез, ди. Көнбатышның үзендә сайлаулар камилме?
Азия һәм Европа базарларында ишелү дәвам иткән арада, Пекинда шушы ике кыйтганың җитәкчеләре финанс кризистан чыгу юлларын тикшерә.
Җомга көнне Пекинда Азия һәм Европа илләренең ике көнлек очрашуы ачылды. Еврокомиссия президенты Мануэл Баррозу дөнья финанс системын үзгәртергә чакырды.
Американнар киләсе президент өчен тавыш бирә башлады. Сайлау көне 4 ноябрь, әммә күп кенә штатлар тавышны ике атна алдан бирергә рөхсәт итә.
Юкосның элекке юристы Светлана Бахмина Русия президентыннан ярлыкау сорый. Сигезенче ай балага узган хәлендә ул Мордовия төрмәсендә утыра.
Хөкүмәт банкларга, аерым ширкәтләргә ярдәм күрсәтә. Әммә бу ярдәм Кремль белән нинди мөнәсәбәттә торуга карап бирелә, ди белгечләр.
Грозныйда яңа мәчет ачылды. Чечен рәсмиләре аны "Европаның иң зур мәчете" ди. Анда берьюлы 10 мең кеше гыйбәдәт кыла алачак.
Европа Берлеге җитәкечләре Русия гаскәрләренең буфер зоналардан китүе яхшы, ләкин сөйләшүләр башлау өчен җитәрлек түгел, ди.
Адвокатның берсе утырышта катнаша алмады. Машинасында агулы матдә табылганнан соң, үзен начар хис итә башлаган.
Кабарда-Балкарда азчылыкны тәшкил иткән балкарлар кабарда басымына зарлана. Президент Арсен Каноков, милләте белән кабарда, моны кире кага.
Евро кулланучы илләр уртак чаралар күрергә килеште. Франция, Германия, Британия үз банкларына миллиардлаган евро бирә.
Монтенегро һәм Македония хөкүмәтләре Косовоның бәйсезлеген таныды. Рәсми Белград моңа кискен тәнкыйть белдерде.
дәвам