Дөньяның берничә үзәк банкы банк процентларын киметкәннән соң, финанс базарларында бераз үсеш күзәтелде. Әммә белгечләр, бу вакытлы күренеш, ди.
Кемдер икътисад ди. Әммә Русиянең АКШ белән аралары суынганда, аның күршеләре белән дуслашуын сәясәт диючеләр дә бар.
Австралиядә яшәүче җырчы Зөлфия Камалова Казанда үткән "Тынычлык яралышы" фестивалендә татарча җырлаган бердән-бер башкаручы булды.
Авторитар хөкүмәтләр оппозицияне бастырып, сайлауларны җиңү өчен бихисап юллар уйлап чыгарган.
Узган атна гына $700 миллиардлык коткару планы кабул иткән АКШ хөкүмәте яңа чаралар турында уйлана. Русия үз банкларына 950 миллиард рубль вәгъдә итте.
АКШта башланган финанс кризисы океан аша чыгып Европага җитте. Хәзер Европа хөкүмәтләре бурычка баткан банкларны саклап калу өчен чаралар күрә.
Җомга көнне АКШ конгрессының вәкилләр пулаты $700 миллиард күләмле икътисадны коткару планын кабул итте. Президент Буш аңа шундук имзасын салды.
Радикал партиянең элекке җитәкчесе Томислав Николич яңа Прогрессив партия төзи. Радиобызга биргән әңгәмәдә Бөек Сербия хыялыннан баш тартмавын белдерде.
Дөньяда берничә ай барган финанс кризисы шул финанс даирәсе кысаларыннан чыкмас, гади халыкка, чын икътисадка кагылмас, дип саналды. Алай түгел икән.
Чехиянең иминлек хезмәте Русияне Чехиядә күзләү эшләрен арттыруда гаепли. Сәбәп итеп американ радары китерелә. Оппозиция моны сайлау алдыннан коткы тарату, ди.
АКШ конгрессы $700 миллиардлык "коткару" планын кире какканнан соң, кыйммәтле кәгазь базарлары ишелә башлады. Финанс кризисы башка илләргә дә тарала.
Президент Буш үтенеченә карамастан, конгрессның вәкилләр пулаты финанс базарын коткару планын 228-205 тавыш белән кире какты.
Русия-Грузия низагыннан соң Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр иң түбән дәрәҗәгә төште. Американ һәм Русия рәсмиләре бер-бер артлы каты белдерүләр ясый.
Эре компанияләр бер-бер артлы банкротлыгын игълан итә. Акцияләрнең бәясе төшә. Ивесторлар кыйммәтле кәгазьләрен акчага йә алтынга әйләндерә.
Американың финанс даирәсе аксакалы, үзәк банкның элекке рәисе Алан Гринспен моны "гасырга бер була торган финанс кризисы" дип атады.
Заманында бергәләп "әфлисун" инкыйлабы оештырган Виктор Ющенко белән Юлия Тимошенко хәзер көндәш булдылар.
Тифлиста НАТО шурасы утырышы бара. Альянс җитәкчеләре Грузиягә теләктәшлек белдерә, тик Мәскәү белән дә араларын бозырга теләми.
Вице-президентлыкка тәкъдим ителгәннән соң беренче зур әңгәмәсендә Сара Пэйлин Грузия белән Украинаны НАТОга алырга һәм Русия белән сугышка әзер булырга чакырды.
Хельсинки комиссиясендә Русиянең "каты кул сәясәтенә" багышланган тыңлаулар үтте. Белгечләр моңа каршы нинди чаралар күреп булуын тикшерде.
Rusiä belän Gruziä arasında qupqan nizağ Yewropanıñ iñ ere energiä proyektı sanalğan Nabukko gaz ütkärgeçeneñ yazmışı tiräsendä sorawlar tudırğan ide.
дәвам